Эчтәлек

Беренче карантин Италиядә XIV йөздә кертелә, көймәләрнең чума авыруы булган җирдән кайтуы ачыкланганда, аларны рейдта 40 көнгә тоткарлыйлар; соңрак карантин башка куркыныч йогышлы авырулар булганда да кулланыла. XIX йөздә карантин чараларын берләштерү өчен халыкара килешүләр төзүгә омтылыш ясала, 1851 елда Парижда бу кагыйдәләрне эшләү буенча халыкара конференция үткәрелә.

Россиядә карантин, Псков, Тверь һ.б. елъязмаларына караганда, XV–XVI йөзләрдә күренә башлый. Эпидемия белән көрәшүнең бердәнбер реаль чарасы заставалар һәм кордоннар була. 1521 елда чумадан саклану өчен Псковта, 1572 елда Новгородта карантин үткәрелә. 1656 елда чума таралу куркынычына бәйле рәвештә Мәскәүдә радикаль чаралар үткәрелә.

Карантин эшләре буенча 1712 елда — гомуми, ә 1728 елда төгәлрәк инструкция төзелә, 1800 елда «Чик буе һәм портлар карантины уставы» кабул ителә. Гадәттән тыш карантин чаралары 1887 елда Одессада, 1878–1879 елларда Әстерхан губернасында үткәрелә. XX йөз уртасыннан карантин чаралары халыкара санитария кагыйдәләре буенча көйләнә.

Хәзерге Татарстан территориясендә карантин берничә мәртәбә кертелә.

Казанда беренче зур эпидемия турында мәгълүмат 1654–1656 елда Россиядә, шул исәптән Идел буенда таралган үләт җәрәхәте яисә чума вакыйгасына бәйле. Казан тирәсендә карантин билгеләнә һәм заставалар куела; үткәрелгән чараларга карамастан, 1654 елда 45 мең кеше кырыла, 1737–1739 һәм 1771 елларда Россиянең төньяк-көнчыгышын биләп алган чума эпидемиясе нәтиҗәләре бигрәк тә һәлакәтле була. Оренбург губернасында 1829 елның көзеннән котырган ваба 1830 елда Казанга үтеп керә. Губернатор И.Г.Жеванов карары белән халык җыела торган урыннар, базарлар ябыла, карантин кертелә; медицина докторы К.Ф.Фукс халыкка медицина ярдәме оештыра. И.Г.Жеванов үзе дә бу авыруның корбаны була.

XIX йөз барышында Казанда — 1847–1848, 1853, 1859, 1866, 1870–1871, 1884, 1893 елларда эпизодик рәвештә ваба эпидемиясе калкып чыга, авыру белән көрәшүдә профилактика һәм терапия чаралары тагын да камилләшә. Соңгы (1961–1972) ваба пандемиясе 50 илне били, 1970 елдан Украина, Идел буе шәһәрләрендә теркәлә.

Ветеринария карантины, беренчел эпизоотик чыганак чигеннән авыруның читкә таралу билгеләре күренә башлауга куела һәм түбәндәге авыруларга кагыла: тилчә, Себер түләмәсе, сап, чәчәк, эмфиземалы чуан, йогышлы үпкә пәрдәсе ялкынсынуы авыруы, кәҗәләрдә йогышлы үпкә ялкынсынуы авыруы, Ауэски авыруы, чума (шул исәптән Африка дуңгыз һәм атлар чумасы, ерткычлар чумасы) мөгезле эре терлектә нодуляр дерматит, Рифта үзәне бизгәге, Тешень авыруы, дуңгызларда везикуляр авыру, эпизоотик лимфангоит, йогышлы анемия, йогышлы энцефаломиелит, грипп (шул исәптән кош гриппы), Ньюкасл авыруы, үрдәкләрдә вируслы гепатит, куяннарда микосоматоз. Карантин чараларының характеры авыруның эпизоотик үзенчәлекләренә бәйле һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкчелек итүче дәүләт органнары күрсәтмәләре белән билгеләнә.

Ветеринария карантины районның (шәһәрнең) баш ветеринария табибе тәкъдиме белән район администрациясе башлыгы карары буенча билгеләнә һәм гамәлдән чыгарыла. Карарда карантин зонасы чикләре күрсәтелә (карантинга кергән һәм эпидемия куркынычы булган), ул чикләр авыру таралган яисә аның белән чиктәш урыннарны үз эченә ала. Авыруга бирешүчән хайваннарны кертү, чыгару һәм төркемнәргә бүлү тыела, терлек продукциясе һәм чималы әзерләү, азык ташу туктатыла. Тилчә яисә мөгезле эре терлектә чума кебек кизүләр вакытында авыру терлек вакытлыча аерым тотыла, шулай ук йогышлы авыру чыганагына якынаю һәм керү тыела (хезмәт күрсәтүче персоналдан тыш), әйләнеп үтү юлларын хәбәр итүче билгеләр куела, саклау постлары оештырыла. Карантин бетү алдыннан терлекчелек биналары һәм фермалар территориясе тирестән чистартыла, җентекләп дезинфекция үткәрелә. Кайбер тыю чаралары карантин беткәч тә гамәлдә була. Чит илләрдән терлек кертү вакытында, профилактик карантин, терлекләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту ысулы буларак, чик буе контроль пунктлары белгечләре тарафыннан махсус күрсәтмәләрдән файдаланып үткәрелә.

ТР территориясендә ветеринария карантины, дуңгызларда чума авыруына бәйле рәвештә 1970, 1973, 1974 елларда Чирмешән, 1971 елда — Норлат һәм Алексеев, 1972 елда Бөгелмә, 1984 елда Зәй районнарында; 1991 елда мөгезле эре терлекләрдә Себер түләмәсе авыруы булу сәбәпле, Яшел Үзән районы «Уразлы» совхозында (Никольский авылы), 1992 елда Әгерҗе районы Кандыбаш авылында, 1995 елда Лениногорск районы «Зеленая роща» совхозында, 2003 елда Яшел Үзән районы Күгеш авылында, мөгезле вак терлекләрдә Себер түләмәсе авыруына бәйле рәвештә Кайбыч районы «Уңыш» колхозында; 1971 елда тилчә авыруына бәйле Югары Ослан районы «Зөя» совхозында, 1986 елда Әлмәт районында кертелә.

Үсемлекләр карантины, зарарлау чыганакларыннан чүп үләннәрнең, авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен куркыныч корткычларның һәм авыру китереп чыгаручыларның үтеп керүләрен кисәтү, шулай ук бу чыганакларны чикләү һәм юк итү буенча дәүләт чаралары системасы. Карантин — үсемлекләрне саклау гомуми системасының мөһим өлеше. Бу хезмәт куркыныч корткычларның бер сорттан һәм бер төр үсемлекләрдән башкаларга күчүен, башка сортларга, төрләргә яраклашып, яңа раса һәм формалар барлыкка китерүен, шулай ук карантиндагы үсемлекләрнең хуҗалыкларга үтеп керүен булдырмый торган эчке фитосанитария чаралары белән тыгыз бәйләнгән. Яңа төр корткычлар, авыру тудыручылар, чүп үләннәрнең үтеп керү куркынычы илләр арасында сәүдә киңәю белән арта. Карантин турында беренче канун Франциядә 1660 елда сабак күгәреге эпифитотиясенә бәйле кабул ителә.

АКШта шундый канун 1881 елда гамәлгә керә һәм филлоксера белән көрәшкә бәйле.

Россиядә үсемлекләр карантины турында беренче закон 1873 елда кабул ителә, 1931 елда карантин хезмәте булдырыла.

Татарстанда карантин инспекциясе 1934 елда ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты боерыгы белән өлкә һәм районара карантин инспекторлары составында оештырыла (беренче җитәкчесе С.В.Муллин). 1922 елда ТРда үсемлекләр карантины буенча Дәүләт чик буе инспекциясе оештырыла һәм Бөгелмә, Буа, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Кукмара посёлогында, Питрәч авылында 6 районара пункт булдырыла. Инспекциянең кирәкле җиһазлары, заманча элемтә чаралары һәм транспорты бар. ТРда карантин чаралары белән гомуми җитәкчелекне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башкара. 2001 елда ТР дәүләт инспекторлары тарафыннан Россия төбәкләреннән 82 мең тонна, чит илләрдән кертелгән 106 мең тонна продукциягә икенчел күзәтү үткәрелә, 400 фитосанитария һәм 2600 карантин сертификатлары бирелә, 500 мең га чәчүлек тикшерелә.

ТРда 2 төр карантин объекты таралган: алтынсу бәрәңге нематодасы (Globodera rostocnienisis) — 9 районның 37 торак пунктындагы шәхси хуҗалыкларга караган 242 га мәйданда һәм өч өлешле амброзия (Ambrosia trifida) — Аксубай районының «МЮД» совхозында. Бу объектларның чыганагын чикләү һәм аларны бетерү өчен ел саен план буенча эш алып барыла.

Әдәбият

Ветеринарное законодательство. М., 1972. Т. 1;

Поспелов С.М. Основы карантина сель­скохозяйственных растений. Л., 1978;

Руководство по общей эпизоологии. М., 1979;

Сельское хозяйство: Большой энцикл. словарь. М., 1988.

Авторлар — Н.П.Капитонова, М.Г.Сафин, Ә.Х.Фазылҗанов