1920 елларда Казан ветеринария институтында М.П.Тушнов тарафыннан аерып алына.

Һәр гистолизат кайсы әгъзадан алынган — шул әгъза исеме белән атала (овариолизат — күкәйлекләрдән, тестолизат — тестикулалардан, тиреолизат — калкансыман биздән, миолизат — мускуллардан алына һ.б.).

Ана затларның кысырлыгы, җенес системасы авырулары, гомуми хәлсезлек, йончу очракларында — овариолизат; сөт бизләре өлгереп җитмәгәндә, лактацияне арттыру өчен — маммолизат; ата затларның җенси көчсезлеге, хәлсезлеге һәм йончу очракларында — тестолизат; калкансыман биз гипофункциясе очрагында тиреолизат кулланыла һ.б.

Мускулга яки тире астына инъекция өчен гидролизат микъдары терлекләрнең 1 кг тере авырлыгына 0,1 мл препарат исәбеннән билгеләнә (Х.С.Юлдыбаев, 1954 ел).

Караңгы һәм салкынча урында саклаганда Тушнов гистолизатларының дәвалау активлыгы 2–3 елга җитә.

Автор – Р.Г.Госманов