Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТРда Казансу, Зөя, Вятка, Ык елгалары үзәнлегендә очрый.

Гәүдәсе сузынкы, сыгылучан, озынлыгы 17-32 см, койрыгының озынлыгы 6-12 см, авырлыгы 200 г. Җәен мехы көрән-саргылт төстә, кышын – ак, койрык очы кара яки коңгырт-кара. Агачларга яхшы менә һәм яхшы йөзә. Ояларын өннәрдә, куышларда, агач тамырлары астында ясый. Төнлә актив яшәү рәвеше алып бара. Төп азыгы –тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, кәлтәләр. Аслар – моногамнар, елга бер тапкыр үрчиләр. Кушылу вакыты яз яки җәй башында. Балалары (уртача 7-9 бала) киләсе елның язында туа.

Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек. 1920-30 елларда Татарстанда күп була, ел саен 14 мең данәгә кадәр ас аулана. 1960 елларда табыш 100 дән артмый. Хәзерге вакытта, аз санлы булу сәбәпле, промысел фаунасыннан төшеп кала.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.