Эчтәлек

Бакчалар, кырлар һәм яшелчә чәчүлекләрендә химик утау, шулай ук буш җирләрдә, урман кисенделәрендә, юл буйларында чүп үләннәрне бетерү өчен кулланалар.

Тоташ тәэсир итүче гербицидлар барлык төр үсемлекләрне, сайлап тәэсир итүче гербицидлар аерым төр үсемлекләрне генә юкка чыгаралар.

Гербицидларның биохимик сайлап тәэсир итүе, аларның үсемлек күзәнәкләрендә төрлечә үзгәреше белән аңлатыла: тотрыклы үсемлекләрдә препарат агусыз яисә агулы кушылмаларга таркала, ләкин шуннан соң йогышсызлана.

Гербицидлар, матдәләр алмашын бозып, үсемлекләрне үтерә яисә аларны үтерә торган агулы матдәләр барлыкка китерә.

2,4Д гербицидының сайлап тәэсир итү сәләте зур, ул барлык ике өлешле үсемлекләрне юкка чыгара, бодай чәчүлекләрендәге кара солыга каршы кулланыла торган карбин шул юнәлештә генә сайлап тәэсир итә.

Гербицидлар, үсемлекләрдә күчә алу сәләтенә карап, тукымаларның өлешчә агулануына һәм үлүенә китерә торган контактлы (динитроортокрезол, пропанид), һәм чүп үләнне тулысынча юкка чыгаручы системалыларга (2,4Д, атразин, симазин) бүленә.

Куллану алымына карап, яфрак гербицидларына (үсемлекләргә сиптереп эшкәртәләр) һәм туфрак (тамыр) гербицидларына (туфракка кертәләр) аералар.

Гербицидларның микъдары җир кишәрлегенең чүпләнүенә, туфрак үзлекләренә, һава шартларына, культураның үзенчәлекләренә карап билгеләнә.

Гербицидларның күпчелеге кешеләр һәм хайваннар өчен аз агулы, туфракта берничә атна гына саклана, ә атразин, симазин, прометрин берничә ел буе тәэсир итә.

Гербицидларны дөрес кулланмау (күләмен арттыру, эшкәртү вакыты белән исәпләшмәү) туфрак һәм сулыкларның пычрануына, үсемлек һәм хайваннарның һәлакәтенә, биогеоценоз системасында биологик бозылышка китерә.

Татарстанда гербицидлар 1950 елларда кулланыла башлый (бигрәк тә симазин һәм 2,4Д).

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гербицидлар куллану, барлык басу культураларын игү технологиясенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Гербицидларның саны шактый күп. Бөртекле культуралар чәчүлекләрендә 2,4Д гербициды урынына ике өлешле чүп үләннәргә каршы нәтиҗәлерәк препаратлар кулланыла: банвел, дикамба, МЦПА. Алар ике өлешле күпьеллык чүп үләннәрне дә юкка чыгара. Шулай ук югары нәтиҗә бирүче дезорман, луварам, ленацил кебек күпьяклап тәэсир итүче гербицидларда кулланыла, алар җимеш бакчаларында, җиләк плантацияләрендә һәм техник культуралар чәчүлекләрендә ике өлешле берьеллык һәм кыяклы чүп үләннәрне бетерәләр.

Гербицидлар куллануда кертү вакытын һәм микъдарын (күләмен) төгәл үтәү, аларның эшкәртеләсе җир мәйданына тигез таралышын саклау зур әһәмияткә ия.

Әдәбият

Система земледелия Татарской АССР. Казань, 1988;

Захарченко В.А. Гербициды. М., 1990;

Список пестицидов и агрохимикатов, разрешённых к применению на территории Российской Федерации. М., 2001.