Физик чараларны — ультрашәмәхә нурлар, объектка термик юл белән тәэсир итү (кайнату, киптерү, коры кайнар һава, су пары белән эшкәртү, кыздыру, яндыру һәм башкалар), химик чараларны — киң тәэсир итү спектрына ия, аз гына микъдарда да актив, суда яхшы эрүчән, микроб күзәнәгенә тиз үтеп керә һәм ныклап берегә торган төрле химик матдәләр (оксидлаштыручылар, кислота, селте, фенол, формальдегидлар) тәшкил итә.

Ветеринариядә дезинфекция өчен күбрәк селтеләр: зәһәр натр (каустик сода), зәһәр калий, яндырылмаган известь, поташ, көл, каспос, «Демп», шулай ук хлорлы-водородлы кислота, хлорлы известь, кальций гипохлориды, гипохлор, бер хлорлы йод, хлорамин һәм башкалар кулланыла.

Феноллы препаратларга кристаллик карбол кислотасы, юеш крезол, нафтализол, ксилонафт-5, креолин, күкерт-карбол катнашмасы, дегет һәм башкалар керә, ләкин көчле исле булулары һәм эз калдырулары сәбәпле, аларның кулланылышы шактый чикләнә. Эремә (формалин) һәм парсыман халәттәге формальдегид күп төрле авырулар вакытында бүлмәләрне, әйберләрне дезинфекцияләү өчен һәм дезинфекция камераларында кулланыла.

1969–2000 елларда Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында натрий фенолятлары, феносмолин, сульфат-формиат эремәсе, техник натрий гипохлориды, йодохлорин дезинфектантлары эшләнә (Х.Х.Абдуллин, Г.З.Равилов, А.С.Селиванова, В.С.Угрюмова, Г.Р.Йосыпова).

Автор –Р.Х.Йосыпов