- РУС
- ТАТ
Казанда урнашкан. Басым астында кою, экструзия һ.б. ысуллар кулланып термопластик массалардан эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. Предприятие составында: 2 җитештерү цехы — полимер савытлар, беренчел формалар (преформалар) һәм капкачлар цехлары; 2 участок — пластик массаларны эшкәртү (җитештерүнең технол. калдыкларын ваклау һәм бөртекләндерү) һәм энергомеханика цехы. Эшләүчеләр — 100 кеше (2008). Файдалануга 1971 елда тапшырыла. 2,1 мең м2 мәйданда 9 җитештерү участогы һәм 5 ярдәмче участок урнаша.
Эшләү елларында предприятие реконструкцияләнә һәм шактый киңәйтелә, пешерелгән казылык һәм казылыксыман ысланган сыр өчен целлюлоза плёнкадан (целлофаннан) тышчалар җитештерү цехы, рельслар яны склады белән тимер юл тупигы, гараж, складлар төзелә. Даими файдаланулы полиэтилен савытлар һәм плёнка калдыкларын эшкәртү өчен бөртекләндерү куәте елга 1 мең т га исәпләнгән герметик линия, полиэтилентерефталаттан (ПЭТ) елга 74 млн данә преформа җитештерергә сәләтле куәтле Швейцария линиясе, елга 60 млн данә полиэтилен бөке эшләп чыгаруга исәпләнгән Италия линиясе урнаштырыла.
Төп продукциясе — полимер савытлар (төрле туклану продуктларын саклау һәм күчереп йөртү өчен полимер әрҗәләр) һәм төргәкләү материаллары. Шулай ук үрентеләр өчен әрҗәләр, капкачлы баклар, хуҗалыкта кулланыла торган тазлар, ПЭТ шешәләр һәм аларның үзлектән тыгызланучы капкачларын өреп ясау өчен 42 г авырлыктагы преформалар, азык-төлекне һ.б. продуктларны төрү, шешәләргә салынган эчемлекләрне термик ысул белән төркемләп төргәкләү өчен плёнка, полиэтилен капчыклар, пакетлар эшләп чыгарыла.
Чимал «Казаноргсинтез», «Чаллы картон-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе» АҖләреннән, «Машцентр» ҖЧҖдән (Мәскәү) һ.б.дан китерелә. Товарлыклы продукция җитештерү күләме 102,4 млн сумга җитә.
Эшләнмәләр Татарстанда сатыла, РФ төбәкләренә, шулай ук Казакъстанга чыгарыла. 1980–1990 елларда продукция Кыргызстанга җибәрелә. Бөтенроссия «Савытлар һәм төргәкләү» күргәзмәләрендә җитештерүдәге казанышлары өчен заводка 5 ел рәттән 1, 2 нче дәрәҗә дипломнар бирелә. 1 кеше — «Почёт билгесе» ордены, 2 кеше медальләр белән бүләкләнә.
Предприятие җитәкчеләре: Ф.Г.Шәйдуллин (1968–1976), Э.Г.Ганиев (1976–1980), Я.М.Дәүләтшин (1980–1999), С.В.Князев (1999–2001), Х.Н.Камалов (2001–2004), Р.З.Шәйхетдинов (2006–2007), Н.Г.Гарифуллин (2007–2012).
Автор — М.Җ.Гаитов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.