Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 тимерче алачыгы, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 376 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Корноухово авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «КИМ» колхозы оештырыла. 1954 елда М.Горький исемендәге (Брёхово авылы), «КИМ», «Красное Зюзино», «Красная Победа» (Ильинское поселогы) хуҗалыклары М.Горький исемендәге колхозга (үзәге – Зюзино авылы) берләштерелә.

1957 елдан авылда – «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» («Международная рабочая солидарность», үзәге – Корноухово авылы), 1963 елдан «Корноуховский» совхозы эшли.

Халык саны

1859 елда – 241,
1897 елда – 315,
1908 елда – 313,
1920 елда – 321,
1926 елда – 298,
1949 елда – 253,
1958 елда – 145,
1970 елда – 90,
1989 елда – 21,
2002 елда – 9,
2010 елда – 4,
2019 елда – 4 кеше (руслар).