Предприятие тарихы

1935–1941 елларда Казан фотожелатин заводы (1939 елдан; 1943–1963 елларда — 9 нчы завод) буларак сафка баса. 1981–1986 елларда Казан «Полимерфото» заводы буларак «Тасма» ҖБ составында, 1987 елдан аренда предприятиесе, 1996 елдан «Полимерфото» АҖ. Бөлгенлеккә төшкәннән соң, яшәүдән туктый (1998).

Эшләүчеләр саны: 1990 елда — 1498 кеше, 1996 елда — 893 кеше.

Продукциясе

1970 еллар уртасына кадәр илдә кинофото-, аэрофото-, фототехник тасмалар һәм рентген плёнкалары җитештерү өчен желатин (мөгезле эре терлек сөякләреннән), кондитер сәнәгате өчен азык-төлек желатины эшләп чыгаручы бердәнбер предприятие була. Бөек Ватан сугышы чорында фронт өчен өзлексез кинофотоматериаллар җибәрүне тәэмин итә; сугыштан соңгы беренче елларда проектта каралган куәттә эшли башлый. Алдагы елларда, предприятиене киңәйтү һәм реконструкцияләү, җитештерүне механикалаштыру һәм автоматлаштыру (1970–1980 еллар) нәтиҗәсендә желатин чыгару 4 тапкырдан күбрәккә, ассортимент 20 төргә кадәр арта. Аксым гидролизаты һәм сөяк мае (юу чаралары җитештерү өчен), кер сабыны, техник ябыштыргыч тасмалар, синтетик полимерлар нигезендә товарлар эшләп чыгару үзләштерелә; авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен җитештерү калдыкларыннан ашламалар (преципитат), фосфорга бай сөяк һәм шлам оны эшләнә. 1973 елда завод МК-60 магнитофон кассеталары чыгаруга керешә (магнитлы тасма В.В.Куйбышев исемендәге Казан химия заводыннан китерелә). 1982 елда Көнбатыш Германиянең «Антон Олерт» фирмасының автоматлаштырылган җиһазлары урнаштырылганнан соң, СССРда кассеталар җитештерүдә иң югары күрсәткечләргә ирешелә: 1983 елда — 12,3 млн, 1990 елда — 27 млн данә (илдә җитештерелгән әлеге продукциянең яртысыннан күбрәк өлеше). 1990 елларда, икътисади элемтәләрнең, җитештерү күләмнәренең кискен кимүе нәтиҗәсендә «Полимерфото»ның төп продукциясенә ихтыяҗ азаю сәбәпле, азык-төлек желатины һәм техник желатин, пластмасса әйберләр эшләп чыгару арттырыла. 1997 елда, продукцияне сату кыенлашкач, төп эшчәнлек туктала, кассеталар җитештерү 2000 елга кадәр эшләп килгән «Порф Рекордс» АҖгә тапшырыла.

Бүләкләре

9 нчы бишьеллык планны үтәүдә уңышлары өчен завод — РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы (1976), механикалаштыру һәм автоматлаштыру өлкәсендәге казанышлары өчен ВЦСПСның 1 нче премиясе һәм дипломы белән бүләкләнә (1978). Предприятиенең 298 хезмәткәре орден һәм медальләргә лаек була; Ф.Ш.Нигъмәтҗановага СССРның Дәүләт бүләге бирелә (1980).

Җитәкчеләре

Төрле елларда предприятие җитәкчеләре: В.В.Кузнецов (1935–1941), Варнаков (1941–?), А.А.Кириллович (1965–1982), В.Ф.Бобров, Н.В.Ушаков, Г.И.Трусенёв, В.В.Филиппов, С.Н.Колесников (1989–96), Р.Т.Галимов (1996–1998).