Әлмәт районының шәһәр тибындагы Түбән Мактама посёлогында урнашкан. 2 төп һәм 8 ярдәмче цехы бар. Эшләүчеләр саны — якынча 2000 кеше (2012). Иярчен нефть газын, җиңел углеводородларның киң фракциясен кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Төп продукциясе: этан, пропан, изобутан, нормаль бутан фракцияләре; стабиль газ бензины; янучан углеводород, табигый газлар; техник күкерт, техник газсыман кислород, газсыман азот, пентан (изопентан фракциясе). «Казаноргсинтез» АҖ һәм Түбән Кама нефть химиясе комбинатын чимал белән тәэмин итә. ТР һәм РФ төбәкләре коммуналь-көнкүреш хуҗалыгы предприятиеләренә сыек һәм ягулык газлары җибәрә. Завод продукциясе Венгрия, Германия, Польша, Финляндиягә һ.б. илләргә чыгарыла. МГПЗ 1953 елда Миңлебай газолин заводы буларак нигезләнә, 1956 елда Миңлебай газ-бензин заводы итеп үзгәртелә. Шул ук елда предприятиенең 1 нче чираты файдалануга тапшырыла һәм беренче продукция — сыек углеводородлар эшләп чыгарыла. Еллык җитештерү күләме 438 млн м3 газ һәм 64 мең т сыек продуктлар тәшкил итә. 1958 ел ахырында заводның 2 нче чираты төзелеп беткәннән соң, нефть газын эшкәртү куәтләре ике тапкыр арта (елга 880 млн м3). 1964 елда һәм 1966 елда һәрберсе елга 1100 млн м3 газ эшкәртә торган 3 нче һәм 4 нче чиратлар сафка баса. 1968 елда предприятие Миңлебай газ эшкәртү заводы итеп үзгәртелә, шул ук елда яңа продукт — гелий эшләп чыгарыла, 1975 елда, нефть газыннан сыек углеводородларны аерып алуны тирәнәйтү һәм елга 500 мең т га кадәр этан фракциясе җитештерү максатында, заводның 5 нче чираты файдалануга тапшырыла. Еллык проект куәте нефть газын эшкәртүдә — 3630 млн м3, газларны фракцияләүдә — 1862 мең т, гелий җитештерүдә — 1035 мең м3, этан җитештерүдә 498 мең т тәшкил итә. 1974 елда нефть газын эшкәртү һәм сыек углеводородлар эшләп чыгару буенча макс. күрсәткечләргә ирешелә: 3,5 млрд м3 һәм 1,5 млн т. 1979 елдан нефть газы күкертле водородтан чистартыла һәм шул нигездә гади күкерт җитештерелә. 1994 елда завод — АҖ, 2002 елда ҖЧҖ итеп үзгәртелә, 2002 елда «Татнефть» АҖнең яңа оештырылган «Татнефтегазпереработка» идарәсе составына керә.

СССР ЮС Президиумының 1971 ел 6 гыйнвар Указы белән завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Предприятиенең 200 дән артык хезмәткәре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 2 кешегә Социалистик Хезмәт Герое, 22 кешегә халык хуҗалыгы тармакларының атказанган хезмәткәрләре исемнәре бирелә, 72 кеше орден белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: К.Б.Блондек (1954–1956), М.А.Регельман (1956–1960), В.В.Тимофеев (1960–1962), Н.П.Волков (1962–1965), Ф.Г.Гайнуллин (1965–1974), Х.С.Камалов (1974–1996), М.Х.Әминов (1996–2001), Ф.Ә.Зәкиев (2001–2002).

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, Г.М.Әхмәтҗанов