Эчтәлек

Татарстан Россиянең аз урманлы төбәге санала. Авыл хуҗалыгы файдалануы өчен системалы рәвештә урманнарны чистарту, урманнарда зур янгыннар, климат факторлары (корылык, түбән температура), сәнәгатьтә урманнардан күп файдалану, корабльләр төзү өчен агач әзерләү, урман фонды җирләрен сәнәгать һәм гражданлык корылмалары төзелеше өчен, шулай ук Куйбышев сусаклагычы һәм Түбән Кама ГЭСы тарафыннан су басу зоналары өчен актив куллану урманнарның кимүенә китерә.

Элек Казан губернасы территориясенең күп өлешен урманнар били. Генераль межалау (ызан салу) мәгълүматлары буенча 1793–1803 елларда 3265,1 мең га урман исәпкә алына (губерна территориясенең 51,2% ын били). 2004 елга урманлылык ТР территориясенең 17,2% ын тәшкил итә. Урман фондының гомуми мәйданы 1269,5 мең га, шул исәптән урман белән капланган өлеше — 1144,4 мең га (90%), ясалма булдырылган урманнар мәйданы — 311 мең га (27%). Ылыслы агачлар — 265,2 мең га ны (23,3%), каты яфраклылар — 209,8 мең га (18,4%), йомшак яфраклылар — 649,8 мең га (57,1%) били. Урман утыртмалары яшь төркемнәре буенча бүленәләр: яшь урман — 391,1 мең га, урта яшьтәгеләр — 415,8, өлгереп килүчеләре — 167,6, өлгергәннәре һәм картлары (озак торганнары) — 162,8 мең га (картлары — 22,1). Урман утыртмаларының гомуми запасы 160,87 млн м3 (18,8%) тәшкил итә. 1991 елдан ТРда урманнарны яңадан торгызу урман кисү мәйданы 1,5–1,7 тапкыр артык булганда башкарыла. Ел саен 4,4 мең га мәйданда урман, 1,5 мең га мәйданда авыл хуҗалыгы файдалану җирләрен саклаучы урман утыртмалары утыртыла; 1 мең мәйданда юл яны кардан саклаучы урман полосалары булдырыла; питомникларда 100 млн данәдән артык стандарт утырту материалы, 60 тан артык агач-куак төрләре үстерелә. Урманнарда һәм урман белән капланмаган дәүләт урман фонды җирләрендә агач һәм икенче дәрәҗәдәге урман материаллары (агач төпләре, кайры, кабык) әзерләү, урманнан өстәмә файдалану (печән чабу, терлекләрне көтү, умарталыклар урнаштыру, агач сулары (соклары) әзерләү, кыргый җимешләр, чикләвек, җиләк, гөмбә, дару үләннәре, техник чимал җыю), урманнан фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-сәламәтләндерү максатларында, ау хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен файдалану эшләре башкарыла. 1996 елга кертелгән исәпле урман бүлемтеге 1371,7 мең м3 тәшкил итә, ылыслы хуҗалыклар буенча — 56,1 мең м3, каты яфраклылар буенча — 105 мең м3. 1998–2002 елларда якынча 40% исәпле урман бүлемтекләре үзләштерелә (аннан файдаланып бетермәү картайган агачларның туплануына китерә һәм урман фондының сыйфат күрсәткечләрен түбәнәйтә). Гомумән, урман фонды буенча уртача агач үсеше 1 га га 3,7 м3 тәшкил итә, 1 га дан 1,2 м3 киселә.

Янгын куркынычы чыганаклары: автомобиль һәм тимер юллар челтәре, электр бирүнең югары вольтлы линияләре, газ эшкәртү предприятиеләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (97%), кырларда салам яндыру (3%). ТРда урман хуҗалыгы дәүләт идарә органы булып Урман хуҗалыгы министрлыгы санала. Республикада 30 урманчылык исәпләнә (хуҗалык гомуми мәйданы 1,1 млн га урманнарда алып барыла). Урман хуҗалыгы буенча кадрлар әзерләүне һәм квалификация күтәрүне Лубян урман хуҗалыгы техникумы, Казан авыл хуҗалыгы академиясе гамәлгә ашыра.

Шулай ук кара: Урманчылык, Агач әзерләү, Урман үрчетү.

Әдәбият

Государственный доклад «О состоянии природных ресурсов и охраны окружающей среды Республики Татарстан в 2003 г.». К., 2004.

Автор — И.Н.Зарипов