- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы поселок, Чишмә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 34 км төньяктарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Кармыш авыл җирлегендә.
Күмәкләштерү елларында “Алга” колхозына (үзәк утары – Кармыш авылы) керә. 1958 елда – берләштерелгән “Татарстан” колхозы (үзәк утары – Түбән Кәминкә), 1965 елда – “Алга” колхозы (үзәк утары – Кармыш авылы), 1996 елдан “Алга”авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2007–2017 елларда “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2017 елга кадәр башлангыч мәктәп, клуб (2016 елдан яңа бинада), мәчет (1996 елдан) бар.
Клуб каршында “Ак каен” вокаль ансамбле эшли.
Д.Н.Таҗиев (1965 елда туган) – журналист, төбәкче, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк лауреаты, туган ягы турындагы китаплар авторы.
1989 елда – 121,
2002 елда – 111,
2010 елда – 98,
2020 елда – 68 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.