Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иванов (Иванаев) Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда – мәчет, ХХ йөз башында мәдрәсә, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 646,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ударник» колхозы оештырыла, 1951 елда – «Правда» колхозы (Кабалан авылы), 1958 елда берләштерелгән «Коммуна» колхозы (Килдураз авылы үзәге) составына керә, 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1991 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Күренекле кешеләре

Х.Х.Абдуллин (1908–1997) – микробиолог, эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы, Казан ветеринария микробиологлары мәктәбенә нигез салучы, ТРның һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе», беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 67 ир заты;
1859 елда – 274,
1908 елда – 592,
1926 елда – 352,
1938 елда – 298,
1949 елда – 183,
1958 елда – 140,
1970 елда –154,
1979 елда – 88,
1989 елда – 16,
2002 елда – 1 кеше (татар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.