«Татспиртпром» АҖ филиалы (2002 елдан). Эшләүчеләр саны 300 кеше чамасы (2015).

Тарихы

1901 елда нигезләнгән шәраб склады җирлегендә 1934 елда оештырыла. 1960 еллар башына кадәр завод кул хезмәте нигезендә эшли; төп продукциясе — аракы һәм ликер-аракы эчемлекләре, алар (1948 елга кадәр) 8,12 һәм 30 л сыешлы мичкәләргә тутырылып, томалап чыгарылалар. 1940 елда җитештерелгән продукция күләме 170 мең дкл тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышы чорында завод башлыча фронт ихтыяҗлары өчен эшли, эшләүчеләр саны 54 кешедән артмый (шулардан 34 хатын-кыз), 1945 елда продукция җитештерү күләме 117 мең дкл тәшкил итә.

1963 елдан башлап заводта этаплап берничә реконструкция һәм модернизация уздырыла. 1960–1970 елларда җитештерү мәйданнары күпкә киңәйтелә, савытларны юу һәм эчемлекләрне бүлеп салу өчен илдә эшләнгән, сәгатькә 6 мең шешәгә исәпләнгән җитештерү куәтле 2 автомат линия һәм су әзерләү җайланмасы урнаштырыла; ликер участогы ачыла, аракы һәм ликер җитештерү бер технологик чылбырга берләштерелә. Ассортимент киңәя һәм аракы, ликер-аракы эшләнмәләрен чыгару күләме үсә (50 исемнән артык продукция).

1980 елга аракы җитештерү елга 1 млн дкл га («Русская», «Столичная», «Золотое кольцо», «Экстра» һ.б. сортлар), ликер-аракы эшләнмәләрен җитештерү 80 мең дкл га җитә, ягъни 1960 ел күрсәткечләреннән 5,2 һәм 9 тапкыр арта. 1998 елда аракы чистарту өчен порошоксыман активлаштырылган һәм көмеш белән баетылган кокос чикләвеге күмерен кулланучы («көмешле» фильтрлау), сәгатькә 1,6 мең дкл куәтле югары җитештерүчән җайланма гамәлгә кертелә.

1998–2002 елларда ТРда беренчеләрдән булып сәгатькә 19 мең шешәгә исәпләнгән җитештерү куәтенә ия 3 автоматлаштырылган бүлеп салу линиясе (шул исәптән берсе — продукцияне сувенир савытларда чыгару өчен), суны молекуляр дәрәҗәдә чистартучы су әзерләү комплексы урнаштырыла.

Продукциясе

Продукциянең сыйфат буенча ГОСТ Р ИСО 9000 гә (2002) һәм Халыкара IFS азык-төлек стандартына (версия 5; 2009) туры килүе сертификатлар белән раслана.

Завод «Татспиртпром» АҖ предприятиеләреннән китерелүче «Люкс», «Альфа» спиртлары, 50 төрдән артык үсемлек чималы (мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, алтын тамыр, тәпичә, ромашка, миләш, гөлҗимеш һ.б.) нигезендә 40 исемдә алкогольле продукция чыгара. 2015 елда завод 1,9 млн дкл продукция (аракы, төнәтмәләр, бальзам һ.б.) җитештерә.

Продукция РФнең төрле төбәкләренә һәм БДБ илләренә җибәрелә. Предприятие даими рәвештә Бөтенроссия азык-төлек биотехнологиясе фәнни-тикшерү институты (Мәскәү) берлектә эшләнгән фирма рецептуралары буенча аракының һәм аракы-ликер эшләнмәләренең яңа төрләрен чыгаруны үзләштерә.

Бүләкләре

Югары сыйфатлы алкогольле продукция эшләүдәге һәм җитештерүдәге казанышлары өчен завод Россия-Америка алкоголь конгрессының Мактау дипломы белән бүләкләнә (1996).

1998–2010 елларда халыкара, бөтенроссия күргәзмәләрендә һәм конкурсларында предприятие продукциясе Гран-при ала, 17 алтын, 8 көмеш, 9 бронза медальгә, 2 «Продэкспо Йолдызы» медаленә лаек була («Элитная Гимаевская», «Тундра», «Ваш выбор», «Царь кедр» аракылары, «Чистай» бальзамы).

Аерым хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була: 3 кешегә — ТАССР, ТРның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, 1 кешегә ТР ның атказанган икътисадчысы исемнәре бирелә; 1 кеше — Халыклар дуслыгы, 1 кеше — 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары, 11 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре

Предприятие җитәкчеләре арасында — А.В.Дерюгин (1934–1944), М.Н.Калашников (1945–1947, 1949–1952), А.Н.Николаев (1952–1963), И.Ф.Гыймаев (1963–2002), Н.И.Гыймаев (2004–2006), И.И.Миңлебаев (2008–2010), Р.Ш. Фәттахов (2010–2011), А.А.Миңнуллин (2011–2015), С.А.Николаев (2015 елдан).

Шулай ук кара Спирт һәм шәраб-аракы сәнәгате.

Әдәбият           

Абрамов Л. От хлебного вина до «Элитной Гимаевской» 100 лет. К., 1998; 

Дронова Т.И., Дронов П.Р. Огонь, мерцающий в сосуде: 100 лет Чистопольскому ликёроводочному заводу. Наб. Челны, 2001; 

Карташова Л.Б. Чистопольская марка // Чистополь и чистопольцы: Из прошлого и настоящего. К., 2004.

Авторлар  — М.И.Гаитов, И.Н.Цигвинцева