Гомуми мәгълүмат

Чуаш Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.1927 елда оештырыла. Мәйданы – 943 кв.км. Үзәге – Батыр авылы (Чабаксар шәһәреннән 133 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 35142 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда –10512 кеше (1989 елда – 10365, 1997 елда – 9506 кеше). Алар, тупланып, Шыгырдан, Озын Куак, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә, Кече Шыгырдан, Яңа Чепкас, Кыр Бикшеге, Татар Согыты һәм Татар Тимәше авылларында, Имәнкисәге авылында – чуашлар белән, район үзәгендә чуашлар, руслар белән бергәләп яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Батыр районы территориясенә йомышлы мишәрләр XVI йөзнең икенче яртысында Гөбенә һәм Тәтеш-Темников чик буе ныгытмалары төзелү белән бәйле рәвештә килеп урнашалар. Татар авыллары арасында иң әүвәлгеләре: Татар Согыты һәм Шыгырдан (XVI йөз ахыры – XVII йөз башы), Татар Тимәше (1629 ел), Кыр Бикшеге (1650 еллар).

Районның татар авыллары элек мәчетләрнең күп булуы белән аерылып торган. 1920 елларда Шыгырдан авылында – сигез, Кыр Бикшегендә – өч, Татар Согытында – өч, Озын Куакта – ике, Кызыл Чишмәдә – ике, Татар Тимәшендә бер мәчет булган. Мәчетләр каршында мәдрәсә һәм мәктәпләр (иң борынгысы – Шыгырдан авылында, XVIII йөздән мәгълүм) эшли.

Хәзерге вакытта Батыр районында мәчетләр Шыгырдан (дүрт), Озын Куак (ике), Кыр Бикшеге (ике), Кызыл Камыш(бер), Татар Согыты (бер), Татар Тимәше (бер) авылларында бар. Шыгырдан авылында Чуаш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте бинасы урнашкан.

Батыр районы Татар милли-мәдәни автономиясе (рәисе – М.Ш.Якушев), татар иҗат коллективлары: халык театры (Кыр Бикшеге авылы), «Чишмә» фольклор‑эстрада ансамбле (Кызыл Чишмә авылы), мөселман җырлары, мөнәҗәтләр һәм бәетләр ансамбле (Татар Согыты авылы) эшли. 2011 һәм 2012 елларда композитор һәм җырчы Р.Гайнетдинов истәлегенә «Яшәргә икән яшәргә» автор җырларын башкаручылар республика татар фестивале булып уза.

Районда «21 век» татар яшьләре үзәге (1999 елдан, Батыр авылы), «Ак Барс» спорт клубы (1996 елдан, Шыгырдан авылы) бар. Татар телендә «Авангард» (1953 елдан), «Умырзая» (1999 елдан), «Вакыт» (1996 елдан) газеталары нәшер ителә.

Шыгырдан (ике мәктәптә), Озын Куак, Кыр Бикшеге, Татар Согыты, Кызыл Камыш авыллары башлангыч мәктәпләрендә укыту татар телендә бара. «Ромашка» һәм «Сандугач» балалар бакчалары эшли. 2005 елда Кызыл Чишмә авылында Милли китап фестивале кысаларында Татар китабы көне үткәрелә. 

Күренекле кешеләре

Батыр районында:

  • Советлар Союзы Герое Б.С.Рәхимов (Озын Куак авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Б.С.Төхфәтуллов (Шыгырдан авылы),
  • җәмәгать һәм дин эшлеклесе А.Р.Крганов (Шыгырдан авылы),
  • биология фәннәре докторы Р.А.Абзалов (Кызыл Чишмә авылы),
  • ветеринария фәннәре докторы Р.Х.Йосыпов (Кыр Бикшеге авылы),
  • педагогика фәннәре докторы Р.С.Сафин (Татар Тимәше авылы),
  • психология фәннәре докторы Р.Х.Шәкүров (Озын Куак авылы),
  • техник фәннәр докторы, ТР ФА академигы Җ.Ш.Сөләйманов (Кызыл Чишмә авылы),
  • философия фәннәре докторы Ә.З.Фәизов (Шыгырдан авылы),
  • химия фәннәре докторы, РФА академигы Х.М.Миначев (Кыр Бикшеге авылы),
  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты М.Ш.Куреев (Татар Согыты авылы),
  • инженер‑механик, ТАССРның атказанган механизаторы Р.К.Вахитов (Кыр Бикшеге авылы),
  • драматург Ф.З.Бурнаш (Кыр Бикшеге авылы);
  • язучылар һәм журналистлар: Х.Әбелхан (Шыгырдан авылы), Д.М.Гыйсметдинов (Татар Тимәше авылы), Н.Ф.Каштанов (Кыр Бикшеге авылы), К.Т.Латыйп (Кызыл Чишмә авылы), М.М.Сепперов (Сәфәров) (Татар Согыты авылы),
  • Россиянең атказанган спорт остасы (грек‑рим көрәше) М.Т.Таҗетдинов (Шыгырдан авылы) туган.