Эчтәлек

Урман хуҗалыгының төп мөстәкыйль структура берәмлеге булып тора.

Урманчылык обходларга бүленә торган участоклардан тора. ТРда 126 урманчылык, аның составында 258 участок һәм 1297 обход бар. Урманчылыкның мәйданы республикада 4 мең га дан 12 мең кадәр, уртача мәйдан 10 мең га.

Урманчылыкка кисү өчен өлгергән урман участоклары керә, кисенделәрдә яңадан урман утырту, аларны карау, урман үрчетү һәм урманның продуктлылыгын күтәрүче башка чаралар башкарыла.

Урманчылыкта шулай ук ярдәмче-сәнәгый җитештерү — урман кисү барышында алынган вак товарлыклы агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

Урманчылык эшчәнлеге белән урманчы җитәкчелек итә, ул бер үк вакытта урманны саклау һәм күзәтчелек буенча дәүләт инспекторы да санала. Урманчылык штаты составына урманчы ярдәмчесе, хисапчы, урманда эшләүче осталар (участоклар саны буенча), урманчылар (обходлар саны буенча) керә.

Әдәбият

Лесная энциклопедия. М., 1986. Т. 1.

И.Н.Зарипов