Эчтәлек

Дәүләт заказы – хуҗалык бәйләнешләрен көйләүнең, икътисадка тәэсир итүнең турыдан-туры дәүләти формаларыннан берсе.

Дәүләт заказының икътисадтагы әһәмияте һәм аның киң җәелүе җитәкчелек итүнең үзәкләштерелү дәрәҗәсенә бәйле. СССРда идарә итүнең административ-команда системасы вакытында дәүләт заказы хуҗалык механизмының төп инструменты, предприятие һәм оешмалар эшчәнлеген көйләү чарасы буларак файдаланыла, предприятиеләрнең бәйсез хуҗалык итүләре үзәктән планлаштыру белән бәйләп алып барыла. Ул беренче чиратта иҗтимагый ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә, фәнни-техник алгарышны үстерүгә, иҗтимагый җитештерү структурасын камилләштерүгә, мөһим натураль-матди пропорцияләр формалаштыруга, илнең оборона сәләтен ныгытуга юнәлтелә.

Предприятиеләрнең җитештерү программасында дәүләт заказына зур урын бирелә. Эшкәртү сәнәгатендә дәүләт заказының күләме 30-40% тәшкил итә, казылма байлыклар чыгару тармагында тагын да югарырак була.

Хуҗалык итүнең базар шартларында дәүләт заказы дәүләт предприятиеләрендә генә түгел, шартнамә нигезендә яки конкурс үткәрү юлы белән, башка төр милек формасындагы предприятиеләрдә дә, халыкның тормыш көнкүрешен тәэмин итү, продукция җитештерүнең кайбер төрләрен чикләү (башлыча, чимал ресурслары), шулай ук илнең оборона куәтен һәм дәүләт иминлеген саклау өчен дә урнаштырылуы мөмкин.

Дәүләт органнары һәм әзерләүче предприятиеләр тарафыннан продукция җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында да дәүләт заказы шартнамәләре төзелә. Шул шартнамәләрдә җибәрелә торган продукциянең номенклатурасы һәм күләме, аларны сатып алучылар, килешенгән бәя, якларның үзара йөкләмәләре һәм санкцияләре билгеләнә. Дәүләт заказы үтәүче предприятиеләргә керем салымыннан ташламалар ясалырга, матди ресурслар белән тәэмин ителергә, продукция сату һәм аннан алынган табыш гарантияләнергә мөмкин.

Татарстан Республикасыда дәүләт заказы системасы 1990 еллар урталарында формалаша башлый.

Дәүләт заказының төп максаты – эчке товар җитештерүчеләрне яклау һәм аларга булышлык күрсәтү, бюджет чыгымнарын киметү, финанс средстволарының республикадан читкә чыгуын саклап калу.

Дәүләт заказы урнаштырганда Татарстан Республикасыда республика җитештерүчеләренең, урта һәм кече бизнес предприятиеләренең, шулай ук конверсияләнгән продукция чыгара торган хәрби сәнәгать комплексларының мәнфәгатьләре дә исәпкә алына. Шул ук вакытта республика предприятиеләрен тулы көченә эшләтү максатларында җитештерү, чимал һәм комплектлаштыручы эшләнмәләр белән тәэмин итү, әзер продукция белән республика кооперациясе дәрәҗәсен күтәрү бурычы куела.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре өчен дәүләт заказы гамәлдә. Дәүләт заказы продукция сатуны һәм халыкны эш белән тәэмин итүне гарантияли.

Әдәбият

Амбарцумов А.А., Стерликов Ф.Ф. 1000 терминов рыночной экономики. М., 1993;

Ноздрачёв А.Ф. Государство как заказчик продукции // Государство и право. 1994. № 7;

Райзберг Б.А., Лозовский Л.Ш., Стародубцева Е.Б. Современный экономический словарь. М., 1999.

Автор – Ф.Р.Хәмидуллина