1940 елда ачылган СССР Дәүләт банкының Татарстан Республикасы Киров районы бүлеге җирлегендә 1990 елда булдырыла.

1992 елдан Акционерлык җәмгыяте.

Төп оештыручысы – "Казан вертолет заводы" АҖ (устав капиталында өлеше 52,7%). Беренче оештыручылары арасында шулай ук "Сафьян", "Таттрансгаз", "Татстрой" акционерлык җәмгыятьләре, урта һәм кече эшкуарлык предприятиеләре бар. Гомумән банк акционерлары булып 50 дән артык юридик һәм физик затлар санала.

1999 елдан Мәскәү Банкы әйдәп баручы акционер була, бу "Заречье" банкының илнең башка төбәкләре икътисади тормышына катнашу мөмкинлеген киңәйтә. 2 меңнән артык предприятие һәм оешма, 13 мең шәхси зат аның клиентлары һәм партнерлары булып тора.

"Заречье" банкы төрле хезмәтләр күрсәтә: кредитлар бирү, комплекслы валюта хезмәте күрсәтү, кертемнәр һәм депозитлар кабул итү, исәпләү-касса операцияләре, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металлар белән операцияләр башкару. Банк персонал менеджмент системасына яңа технологияләр кертүгә һәм халыкара стандартларга туры китереп хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә аерым игътибар бирә.

"Заречье" банкы социаль-мәдәни учреждениеләргә, социаль якланмаган халык төркемнәренә ярдәмне финанслау буенча хәйрия эшчәнлеген башкара.

2002 елга банк капиталы – 331442 мең сум, валюта балансы – 829753 мең сум, табыш 5695 мең сум тәшкил итә.

Авторы  – Т.А.Денисенко