1871 елда Таганрог шәһәрендә оештырыла, 1903 елдан идарәсе Санкт-Петербургта.

Максаты: финанс ресурсларын туплау, дәүләт, сәнәгать, сәүдә оешмаларына һәм аерым кешеләргә бурычка (кредитка) акча биреп тору, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү.

Азов-Дон акционерлык-коммерция банкы Франция банклары, Англия финансистлары белән эш йөртә (Парижда бүлендек банкы эшли). Төп капиталы 50 млн сум (1913).

Россиядә 70 бүлекчәсе эшли. Казан бүлеге 1871 елның 2 июлендә ачыла, 1915 елда аның активында 3,6 млн сумнан артыграк акча була.

1917 елның декабрендә милке дәүләт тарафыннан үзләштерелә.

Шулай ук кара: Татарстан Республикасының милли банкы.