Акция аны тотучыга акционерлык җәмгыяте табышының бер өлешен дивиденд (керем) рәвешендә алырга, акционерлык җәмгыяте белән идарә итүдә катнашырга хокук бирә. Акция хуҗасының акционерлык җәмгыятенең капиталына үз өлешен кертүен раслый.

Латинчадан actio – боерык-күрсәтмә, рөхсәт бирү, дәгъва итү.

Тарихы

Акция куллану тәртибе беренче мәртәбә Англия, Голландия һәм Франциядә XVII йөз башларында тәүге акционерлык җәмгыятьләре төзелгәч бырлыкка килә.

Россиядә XIX йөз урталарында тарала. Бездә базар структуралары Европа илләреннән соңрак формалаша.

1930 елларда җитештерү чараларының җәмәгать милке булып әверелүе белән акция СССРда үз әһәмиятен югалта һәм гамәлдән чыгарыла.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, милекнең дәүләт карамагыннан чыгарылуы һәм дәүләт предприятиеләренең күпләп акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелүенә бәйле рәвештә, 1990 еллар башында акцияләр яңадан барлыкка килә.

Төрләре

Акциянең төрле төрләре бар, гади һәм өстенлекле акцияләр аеруча киң таралган.

Гади акция хуҗасы акционерлар җыелышында бер тавышка ия һәм ул аңа устав капиталындагы акциясе күләменә тәңгәл рәвештә табыш алу хокукы бирә. Акциягә хуҗа булу акционерлык җәмгыяте идарәсе карарларын кабул иткәндә йогынты ясау мөмкинлеге ача.

Өстенлекле акция тавыш хокукы бирми, әмма, акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендә финанс нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, дивиденд алу хокукын гарантияли. Бу керемнең күләме акциянең эмиссиясе вакытында билгеләнә һәм артырга да мөмкин, чөнки өстенлекле акция буенча дивиденд гади акциянекеннән ким булмаска тиеш.

Татарстандагы хосусыйлаштырылган предприятиеләрнең өстенлекле акцияләре, Россиядәге кебек үк, аларның классик вариантыннан аерыла. Хосусыйлаштыру барышында өстенлекле акциянең ике тибы эмиссияләнә: «А тибы» хезмәт коллективлары әгъзалары арасында таратыла (аның буенча алдан билгеләнгән дивиденд түләнә, әмма гади акциянекеннән ким түгел); «Б тибы»ның күләме «А тибы» акциясенә караганда билгеләнгән дивидендтан 2 мәртәбә кимрәк, әмма гади акциянекеннән ким түгел. «Б тибы» акциясенә бары тик Дәүләт милке фонды гына ия була ала. Саткан вакытта алар гади акцияләргә конверсияләнә.

Акциянең үзгәртелгән вариантлары булуы мөмкин. Хосусыйлаштыру вакытында аеруча әһәмиятле дәүләт предприятиеләре «алтын» акцияләр белән эмиссияләнә. Алар предприятиедә берәр данә генә чыгарыла, дәүләт милке булып кала һәм акционерлар җыелышында аеруча мөһим карарлар кабул ителгәндә «вето» хокукы бирә.

Акцияләр номиналь, эмиссион һәм базар (курс) бәясе белән билгеләнә. ТРда эре акционерлык предприятиеләренең акцияләрен сатып алу һәм сату, базар бәясе курсын формалаштыру «Казан фонд сәүдәсе советы» фонд биржасында гамәлгә ашырыла. Тотрыклы производстволары булган һәм конкуренциягә сәләтле продукция эшләп чыгара торган «Татнефть», «Түбәнкамашин», «Түбәнкаманефтьхим», «Органик синтез» һ.б. акционерлык җәмгыяте предприятиеләренең акцияләренә ихтыяҗ аеруча зур.

«Түбәнкамашин» акционерлык җәмгыяте акцияләре Россия сәүдә системасына (РТС-2), «Татнефть» акцияләре Лондон һәм Нью-Йорк фонд биржасының сәүдә системасына кертелгән.

Әдәбият

Политическая экономия. М., 1972.

Большой экономический словарь. М., 1997.

Автор – Р.А.Борһанова