Татарларның әлеге төркеме формалашу XV йөз уртасында Касыйм ханлыгы, соңгы Алтын Урда төрки-татар дәүләтләренең берсе оешу белән бәйле. Аның беренче идарәчесе – Чыңгыз хан нәселе, Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм була.

Бөек Мәскәү кенәзлегенең иң үзәгендә барлыкка килгән Касыйм ханлыгы, аның эчке һәм тышкы сәясәтендә зур роль уйный. Касыйм ханлыгында мишәрләр һәм Касыйм татарлары хезмәт итәләр. Алар Рус дәүләте ягында көрәшәләр. Алар Казан, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыкларыннан, кыргыз-кайсак һәм Нугай урдаларыннан, Төньяк Кавказдан чыгучылардан оештырылалар. Берләштерүче рольне ислам дине уйный. XIX йөздә Касыйм татарларының Идел-Урал татарларының башка төркемнәре, аеруча Казан татарлары белән бергә тупланып ныгу процессы була.

Сылтама ясау өчен: Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары в истории России // Научный Татарстан. 2010. №4. С.155–168.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фәридә Лотфулла кызы Шәрифуллина, тарих фәннәре кандидаты, доцент.