Рәсми историографиядә, фәнни-популяр һәм укыту әдәбиятында Идел буе Болгары даими рәвештә рус җирләренә һөҗүм итүче һәм көнчыгыш славяннар өчен куркыныч тудыручы күчмә дәүләт буларак тасвирлана.

Мәкалә авторы Идел буе болгарларының рус күршеләре белән үзара мөнәсәбәтләренә андый бәя бирүгә каршы чыга. Автор исәбе буенча, язма чыганакларда теркәлгән 16 хәрби һөҗүмнең 12 се – рус кенәзләре тарафыннан (965, 977, 985, 994, 997, 1120, 1164, 1172, 1183, 1186, 1205, 1220 елларда) һәм бары тик 4 се генә Идел буе болгарлары тарафыннан була (1088, 1107, 1152, 1218 елларда).

Сылтама ясау өчен: Хузин Ф.Ш. Волжская Булгария и Древняя Русь: к оценке характера военно-политических связей в Х – начале XIII вв. // Научный Татарстан. 2009. №2. С.234–241.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фаяз Шәрип улы Хуҗин, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.