"Нур" газетасы һәм "Шура" журналы битләрендә фикер алышу өчен тәкъдим ителгән татар язма-әдәби теле мәсьәләләре элек күтәрелгән татар әдәби теленең төзелеше һәм кулланышы проблемаларының дәвамы булып тора. Газетаны татар телендә бастыру мөмкинлеген алу белән (1905 елның 2 сентябре) "газетаның телен" аныкларга кирәк була. Беренче татар газетасы "Нур" ның мөхәррире Гатаулла Баязитов бөтен татар халкына мөрәҗәгать итә: "Нә делдә язармыз?", "Нинди телдә язарбыз?" ("Нур", 1905, № 4). Газета битләрендә бу проблема буенча "Тел бәхәсе", тел турында бәхәсләшү башлана. "Шура" журналы битләрендә "Тел ярышы" киң яңгыраш барлыкка китерә.

Шул рәвешле, әлеге бәхәс "теләсә нинди темага" мәкаләләрне алынма сүзләр кулланмыйча, бары тик чиста татар телендә генә язу мөмкин түгеллеген исбатлый.

Сылтама ясау өчен: Хуснетдинов Р.М. Татарский письменно-литературный язык на страницах газеты «Нур» («Луч») и журнала «Шура» («Совет») // Научный Татарстан. 2009. №4. С.156–158.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Радик Мәүлетҗан улы Хөснетдинов, аспирант.