Биографиясе

1819 ел, Казан – 1887 елның 30 октябре, шунда ук.

Атасы Мостафа Нәзир улы (1780 – 1865 елның 25 августаы) беренче гильдия Казан сәүдәгәре була. Аның тарафыннан 1833 елда нигезләнгән кытат һәм бәз-тукыма ману фабрикалары вафатыннан соң улына кала.

1870 елда М.М.Әҗимов крахмал ясау заводын нигезли (елына уртача 2,5 мең пот крахмал җитештерелә).

Зәңгәр мәчет каршындагы мөселман мәхәллә мәктәбе өчен флигель төзетә. М.М.Әҗимов ярдәмендә Казандагы иң матур таш мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсә бинасы төзелә (кара: Әҗем мәчете).

Вафатыннан соң гаиләсе бөлгенлеккә төшә, улы Мөхәммәтша (1874 елның 12 апреле – ?) 1899 елда мещаннар катлавына күчерелә.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Азимовы, братья Мишкины и другие // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1996. №3/4.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Авторы – Л.М.Свердлова