- РУС
- ТАТ
1791 ел – 1871 елның 11 феврале, Казан.
Аның килеп чыгышы һәм яшьлеге турында мәгълүмат аз сакланган. Казан Кремле тирәсендә күчемсез милек хуҗасы булуы билгеле. Аның милкендә "Верхнесеребряный питейный дом" (хәзерге Миславский урамы почмагында), "Гамбург" кунакханәсе һәм башка биналар була.
Сәүдәгәр-меценат буларак шәһәр ихтыяҗларына, шул исәптән социаль яклау объектлары, юллар һәм һәйкәлләр төзүгә акча бирә.
Часовня зиратында җирләнә.
У.П.Батурин исеме белән Казанның иң борынгы урамнарының берсе – Кремльне төньяктан һәм көнчыгыштан уратып алган урам атала. Бу урам 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр үк аның исемен йөрткән. Урам – Казанда 1917 елдан соң тарихи исемен саклап калган бик аз урамнарның берсе; бу, мөгаен, У.П.Батуринның шәһәр алдындагы казанышлары белән бәйледер.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.