Казань тысячелетняя: исторические очерки. К 1020-летию основания города / отв. ред. Э.М. Галимова, Р.В. Шайдуллин. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М. Хасанова АН РТ: Изд-во АН РТ, 2025. 280 с.: ил.

Монография Татарстан Республикасы башкаласы һәм Россия Федерациясенең иң борынгы шәһәрләренең берсе булган Казанның меңьеллык тарихына багышланган комплекслы тикшеренүдән гыйбарәт. Басма авторлары, шәһәрнең Болгар крепостеннан бүгенге мегаполиска кадәр үзгәрүен күзәтеп, аның үсешенең төп аспектларын – тарихи-мәдәни мирасны, социаль-икътисадый процессларны, этномилли үзенчәлекләрне һәм туристлык-рекреацион потенциалны карыйлар. Халыкара сәяси, икътисадый, мәдәни һәм спорт форумнарының Казанның «Россиянең өченче башкаласы» имиджын формалаштыруга йогынтысын анализлауга аерым игътибар бирелә.

Басма Казан тарихы һәм төбәк казанышлары белән кызыксынучы киң даирә җәмәгатьчелеккә адресланган.