Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия / җаваплы мөхәррир Р.В.Шәйдуллин. Казан: М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2025. — 500 б., ил.

Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган персональ энциклопедиядә бөек татар мәгърифәтчесенең фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге, әдәби иҗаты, шулай ук татар халкының аның тарафыннан фәнни нигездә өйрәнелә башлаган этнографиясе һәм фольклоры турында мәгълүматлар тупланган. К.Насыйри татар әдәби теленә нигез салган, аның грамматикасын һәм лексикографиясен системалаштырган, мәктәпләр өчен дәреслекләр язган, үзенең календарьлары, фәнни хезмәтләре һәм әдәби иҗаты белән татар халкының аң-белемен үстерүгә, милли мәдәниятен саклауга биниһая өлеш керткән мәгърифәтче галим буларак күрсәтелә. Шулай ук аның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты фәнни өйрәнелгән хезмәтләр яктыртыла.

Бу хезмәтне төзүнең төп максаты — К.Насыйриның күпкырлы иҗатын энциклопедик кысаларда туплап, киң даирә укучыга, аеруча милләтебезнең яңа буыннарына җиткерү һәм аның фәнни-мәдәни мирасын саклауга ярдәм итү.