Мәкаләдә «татар» терминының һәм аннан ясалган төшенчәләрнең кыскача тарихы, аерым алганда, «Татар даласы», «Бөек Татария», «Көнчыгыш Татария», «Казакъ Татариясе», «Үзбәк Татариясе», «Татарстан» хоронимнары тәкъдим ителә, Үзәк Азиянең кайбер дәүләтләрендә хәзерге татар диаспорасы вәкилләренең яшәү урыннары һәм саны билгеләнә, «Алтын Урда» энциклопедиясенең Үзәк Азия тематик блогының мөһимлеге билгеләп үтелә. Әлеге энциклопедияне Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре Россия Федерациясе, Казахстан Республикасы, Кыргыз Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм башка дәүләтләрнең гыйльми җәмгыять вәкилләренең ярдәме белән язуны планлаштыра. Басмада Үзәк Азиянең төрле төбәкләрендә хәзерге вакытта күп меңле татар диаспорасы булуы, борынгы заман һәм урта гасырларда, яңа һәм иң яңа тарих заманнарда «татар» терминының – антропоним һәм этноним, макрохороним һәм политоним, милитоним һәм соционим, ороним һәм гидроним – генезисын адекват аңлау зарурлыгы, шулай ук планлаштырылган «Алтын Урда» энциклопедиясенең Үзәк Азия сюжетларының фән һәм киң җәмәгатьчелек өчен релевант чагылышының мөһимлеге билгеләп үтелә.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л. Термин «татар», юго-восточные улусы Золотой Орды и татарские диаспоры Центральной Азии // Региональная энциклопедистика в контексте современных инновационных вызовов» (к 35-летию Академии наук Республики Татарстан). Сборник материалов II Международного научного форума (г. Казань, 14–16 октября 2026 г.) / Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Казань, 2026. С.519–533.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәмидуллин Булат Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире (Казан, Россия); ORCID: 0000-0002-0585-350X. E-mail: bulat.antat@mail.ru