Эчтәлек

Биографиясе

1894 ел, Пенза губернасы, Инсар өязе Зур Алан авылы – 1938 елның 14 сентябре, Казан.

1925 елда 2 нче Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый. Бер үк вакытта 1924 елдан РСФСР Мәгариф халык комиссариатында эшли. 1926 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында: халык комиссары урынбасары, халык комиссары. 1928–1937 елларда Казан медицина университетында укыта, бер үк вакытта 1935 елдан директор урынбасары, директор. 1931–1932 елларда АКШта фәнни эшләр буенча командировкада була.

С.Б.Еналиев институтны җитәкләгән чорда морфология бинасы, студентлар тулай торагы төзелә. Аның эшчәнлеге укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә, милли кадрлардан табибләр әзерләүгә, фәнни-тикшеренү эшен активлаштыруга һәм дәвалау эшен яхшыртуга юнәлдерелә.

Хезмәтләре күз эчендәге яңа барлыкка килгән шешләр иммунологиясенә һәм цитопатологиясенә карый.

1937 елда репрессияләнә; вафатыннан соң аклана.