- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урданың тарихы һәм мәдәнияте, «татарлар» этнополитонимының эволюциясе, хәзерге татар милләтенең этногенезы һәм культурогенезының борынгы һәм урта гасыр этаплары, Татарстан Республикасының политогенезы кыскача бәян ителә. Басмада Үзәк Евразиянең урта гасыр дәүләтләре – Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда – турындагы фәнни белемнәрне, аларның бай этнополитик, матди һәм рухи мирасын популярлаштыруның мөһимлеге нигезләнә. Шуның өстенә, мәкаләдә авторның һәм аның хезмәттәшләренең «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләренең сүзлекләре өстендә эшләвенең беренчел нәтиҗәләре билгеләп үтелә.
Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л. О необходимости подготовки энциклопедий по важнейшим этапам истории и культуры татарского народа // Актуальные проблемы регионоведения и науковедения: сборник материалов XV Республиканской научно-практической конференции (г. Казань, 18 марта 2026 г.) / Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М. Хасанова АН РТ. Казань: Изд-во АН РТ, 2026. С.226–236.
Автор турында: Хәмидуллин Булат Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире (Казан, Россия); ORCID: 0000-0002-0585-350X. E-mail: bulat.antat@mail.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.