- РУС
- ТАТ
медицина өлкәсе, җенси юл белән күчә торган венерик авырулар этиологиясен, клиникасын, дәвалау һәм авыруны булдырмау ысулларын өйрәнә
Бу авырулар хакында Борынгы Греция, Һиндстан, Кытай галимнәре хезмәтләрендә бәян ителә. «Венерик авырулар» термины 1527 елда француз галиме Ж. де Бетакур тарафыннан тәкъдим ителә.
ХХ йөздә бу авыруларны китереп чыгаручылар ачыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Халыкара классификациясе (1988) буенча сифилис, гонорея, йомшак шанкр (шанкроид), касык лимфогранулематозы, венерик гранулёма – классик венерик авырулар рәтенә кертелә. Җенес органнарын зарарлый торган йогышлы авырулар: сидек-җенес юллары хламидиозы, трихомониазы, сидек юллары-гениталияләр кандидозы, сидек-җенес юллары микоплазмозы, гениталияләр герпесы, очлы башлы кондиломалар, гениталияләрдәге контагиоз моллюсклар, сидек юллары – гениталияләр шигелёзы, педикулёз һәм корчаңгы. Венерик авыруларның күп кенә билгеләре кешенең тән тиресендә һәм лайлалы тышчаларында барлыкка килә. Шулай итеп, венерология дерматология белән тыгыз бәйләнгән.
XIX йөз башында Англия, Франция, Вена (немец), Америка (төньяк) дерматовенерологлар мәктәпләре формалаша. Россиядә дерматовенерология мәктәпләренең оешуы Мәскәү университетының медицина факультетында (1869), Санкт-Петербургта Медицина-хирургия (соңрак Хәрби-медицина) академиясендә (1870), Казан университетында (1872) һ.б. шәһәрләрдә тире һәм венерик авырулар буенча беренче мөстәкыйль кафедралар ачылу белән бәйле.
Казан университетында тире һәм венерик авырулар курсларын мәҗбүри предмет буларак укыту 1872 елдан А.Г.Ге тарафыннан башлана. Әмма тире-венерология авырулары клиникасы 1900 елда гына Казан фабриканты И.И.Алафузов иганәсенә төзелә; шунда кафедра да урнаша; клиника Казан губерна халкына гына түгел, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш төбәкләренә дә хезмәт күрсәтә. А.Г.Ге тарафыннан оештырылган клиника базасында Казан дерматовенерология мәктәбе булдырыла һәм үстерелә. И.М.Гиммель, А.А.Хитрово, В.Ф.Бургсдорф, М.С.Пильнов, Н.Н.Яснитский, М.П.Батунин, А.И.Дмитриев, Г.Г.Кондратьев, Н.Н.Чумаков, В.П.Сергеев һәм Г.Г.Нуриевлар шул мәктәптә тәрбияләнә. Кафедра каршында В.Ф.Бургсдорф (1907–1927 елларда кафедра мөдире) тарафыннан ачылган лаборатор бактериологик һәм гистологик тикшеренүләр, шул исәптән Капоша яман шеш авыруын (А.А.Хитрово, 1909) клиник-морфологик; өченчел сифилис белән авыручыларның өченче чорында розеоланың гранулематоз төзелешен (Н.Н.Яснитский, 1924) һ.б. төрле тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Икенчел сифилис белән авыручы кешенең канындагы аксыл спирохетаның чиста культурасы: штамм Казан-IV һәм V нең бүленеп чыгуы (Г.Г.Кондратьев, З.Х.Кәримова, 1941) мөһим ачыш булып санала. Спирохетаның биологик үзенчәлекләре һәм аңа пенициллинның төрле препаратлары тәэсире өйрәнелә (С.М.Вяселева, 1943, 1955, Казан медицина институты). Дөньяда беренче мәртәбә тәҗрибәдә аксыл трепонеманың L-формасының күзәнәк эчендә табигый үсеше ачыклана (Л.М.Устименко, 1964, ГИДУВ). Алопеция авыруын дәвалау өчен кремний-органик кушылмасының силокаст препараты тәкъдим ителә (В.В.Сергеев). Сифилиска диагноз кую, дәвалау камилләштерелә, яңа дәвалау алымы – өзлексез ысул белән бергә висмут препаратын кертү (Г.Г.Нуриев, В.И.Марачковская, А.И.Бизяев һ.б., 1977, Казан медицина институты); дәвамлы һәм атопик дерматитлар, псориаз, чикле склеродермияне (Р.З.Зәкиев, 1998) дәвалау камилләштерелә. Балаларда сифилисның тумыштан килә торган һәм читтән йоктыру очраклары өйрәнелә (В.Т.Куклин, В.Н.Рокицкая, Казань, 1996).
Шулай ук кара: Диспансерлар.
Вяселева С.М. Действие различных препаратов пенициллина на бледную трепонему // Журнал микробиологии, эпидемиологии, иммунобиологии. 1957. № 4.
Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989.
Сергеев В.П. Силокаст для лечения больных алопецией // Казананский медицинский журнал. 1982. № 6.
Авторлар – Г.Г.Нуриев, В.Т.Куклин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.