1953 елның 25 июнендә Казанда ачыла.

Хастаханә «иске клиника» биналарында урнашкан терапия (75 ятак-урын), хирургия (85), неврология (65) бүлекләрен; «яңа клиникалар» биналарындагы хирургия (75), күз авырулары (100), бала тудыру (45), гинекология (50), тире-венерология (60), балалар авырулары (80) бүлекләрен; отоларингология (50) һәм психиатрия бүлекләрен берләштерә.

Баштагы чорда хастаханә стационар ярдәм күрсәтә. 1955 елның 21 сентябреннән поликлиника бүлеге эшли башлый.

Республика клиник хастаханәсе составыннан, мөстәкыйль махсус медицина учреждениесе буларак, тире-венерология (1957 ел) һәм психиатрия (1960 ел) бүлекләре аерылып чыга.

1977 елда балалар авырулары бүлеге (соңрак балалар соматик авырулары һәм туберкулез-менингит бүлекләре) яңа ачылган Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерелә.

1969 елда Республика клиник хастаханәсенең стационарлы төп корпусын, операция блогын, поликлиника, патологик анатомия һәм хуҗалык корпусларын (1978 ел), азык-төлек блогын (1983 ел), административ корпусны (1983 ел), кан тапшыру станциясенең яңа бинасын (1990 ел) берләштергән яңа комплексына нигез салына.

2001 елда акушерлык корпусы (100 ятак-урын) сафка баса. 2009 елда Республика клиник хастаханәсенә Татарстан «Травматология һәм ортопедия» фәнни-тикшеренү үзәге кушылып, Республика травмаларны дәвалау фәнни-гамәли үзәге булдырыла.

2014 елда Республика клиник хастаханәсе составында 35 махсус бүлекне берләштергән 1309 ятак-урынлы стационар; көнгә 955 кеше кабул итеп, 41 төр белгечлек буенча консультация бирүче поликлиника (стационар һәм поликлиника пациентларының
65% тан артыгы Татарстан Республикасында яшәүчеләр); диагноз кую һәм ярдәмче бүлекчәләр; операция блогы; дәвалау-эксперт бүлекчәсе белән оештыру-методик ярдәм бүлеге; ашыгыч һәм планлы-консультатив ярдәм бүлеге (санитар авиация) һ.б. эшли.

Республика клиник хастаханәсе Казан медицина университетының – 11, Казан медицина академиясенең 3 кафедрасы өчен база булып тора. Консультатив поликлиника составында республика ревматология үзәге, яшүсмерләр кабинеты, гаиләне планлаштыру үзәге хезмәт күрсәтә, биредә шулай ук медицина-генетик консультация бирелә.

Хастаханәдә ел саен 18 меңнән артык операция ясала, планлы рәвештә республикака районнарындагы медицина учреждениеләренә барып ярдәм күрсәтү (елга 700 дән артык) оештырыла.

Республика клиник хастаханәсендә 2660 кеше: 500 табиб (шул исәптән 5 медицина фәннәре докторы, 77 медицина фәннәре кандидаты), 10 провизор, 1023 урта медицина хезмәткәре, 517 кече медицина персоналы, 600 дән артык административ-хуҗалык хезмәткәре эшли.

4 кеше – Россия Федерациясенең, 38 кеше – ТАССР һәм Татарстан Республикасының атказанган табибе, 5 урта медицина хезмәткәре – Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Баш табибләр: М.И.Грачёв (1953–1954 еллар), Ш.В.Бикчурин (1955–1961 еллар), К.Л.Свечников (1961–1968 еллар), М.В.Буйлин (1968–1986 еллар), С.В.Абуладзе (1986–1995 еллар), Р.Г.Фатихов (1995–2002 еллар), М.В.Кормачёв (2002–2010 еллар), Р.Ф.Гайфуллин (2010 елдан).

Автор – Ф.Ф.Нуриева