Эчтәлек

Хәзер Яшел Үзән районының Октябрьский поселогы (Казаннан 18 км) нарат урманында, элекке сәүдәгәрләр дачалары җирлегендә, табибләр С.С.Зимницкий, В.Ф.Орловский, Ә.Б.Терегулов тәкъдиме белән 1921 елда ачыла.

Балалар һәм яшүсмерләрдә туберкулёзның төрле формаларын, шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын да дәвалый. 2011 елга санаторийда 115 ятак-урын исәпләнә. 2 бүлек (үпкә туберкулёзы, сөяк туберкулёзы) эшли. 1987 елда сафка баскан дәвалау корпусында рентген, энә терапиясе, термо- һәм электростимуляция, микродулкынлы резонанс терапиясе, дәвалау физкультурасы, массаж, хезмәт белән дәвалау кабинетлары, остаханәләр, бассейн бар. 1997 елда санаторий хезмәткәрләре өчен торак йорт, мунча һәм кер юу комплексы, чистарту корылмалары төзеп тапшырыла.

«Обсерватория» санаториенда 80 нән артык хезмәткәр (шул исәптән 17 табиб, 58 урта медицина хезмәткәре, 13 укытучы) эшли. Санаторийга Республика туберкулёз авыруыннан дәвалау диспансеры даими ярдәм күрсәтә.

«Обсерватория» санаторие ел әйләнәсе эшли.

Әдәбият  

Здоровье детей в надёжных руках: 75 лет противотуберкулёзному санаторию «Обсерватория». К., 1996.

Автор — И.М.Шакиров