Сәламәтлекне ныгыту өчен табигый шартлар һәм чаралар (климат, минераль сулар, шифалы балчыклар һәм башкалар) куллану, билгеле бер төр туклану режимы, дәвалауны (физиотерапия, дәвалау күнегүләре һәм башкалар) ял белән чиратлаштыру күздә тотыла.

Авыруларны дәвалау профиле буенча балалар санаторийлары гомумсоматик (терапия, сулыш органнары, нерв һәм бүлеп чыгару системалары) һәм махсус (туберкулёзга каршы, психоневрологик) төрләргә бүленә.

1912 елда Казанда һәм 1915 елда Колай волостенда сәламәтлекләре какшаган балалар өчен республика җирлегендә беренче сәламәтләндерү учреждение-колонияләре оештырыла. 1921 елда туберкулёзга каршы профильдәге, елына 1 меңнән артык баланы дәвалау мөмкинлеге булган «Обсерватория» санаторие ачыла.

1937 елда балаларны туберкулёздан дәвалау профилендәге «Зәңгәр күл» санаторие оештырыла, 1978 елда ул Юдино посёлогындагы 250 урынлы яңа бинага күчерелә һәм балалар санаториеның исеме «Каенлык» («Берёзовая роща») дип үзгәртелә; анда ел саен 800 бала дәвалана.

1941 елда  республикада балаларда туберкулёз авыруы ешаю сәбәпле, Әгерҗе шәһәрендә 50 урынлы санаторий ачыла.

1941 елда Буага Мәскәүдән соматик профильле балалар санаторие күчерелә, соңрак ул ревматизмны дәвалау юнәлешендә эшли башлый. 1978 елда ябыла, 1992 елда яңадан ачыла (60 урынлы).

1957 елда Казанда 50 урынлы 2 нче номерлы психоневрологик балалар санаторие ачыла, анда полиомиелит авырулы балалар дәвалана, 1966 елдан санаторий гомуми психоневрология авыруларын дәвалау юнәлешендә эшли, 1999 елда Азино-2 микрорайонындагы яңа бинага күчерелә. Санаторийда төрле этиологияле церебраль параличны, травмалардан соңгы, астеник, цереброастеник, невроз авыруларын дәвалау эше алып барыла. Санаторийда энә кадап дәвалау, яктылык, җылылык, электр һәм су белән дәвалау, дәвалау күнегүләре, хезмәт белән дәвалау, логопедия, рәсем сәнгате, музыкаль тәрбия, хореография кабинетлары, шулай ук техника остаханәләре, компьютер класслары, китапханә эшли. Ел саен 400 бала комплекслы дәва ала.

1960 елда Дәрвишләр посёлогында 2 дән 8 яшькә кадәрле балалар өчен терапия профилендә 100 урынлы 1 нче балалар санаторие ачыла, соңрак ул Казан шәһәренең Зорге урамындагы яңа бинага күчерелә. Санаторийда бронх-үпкә һәм кардиология бүлекләре бар. Ел саен 800 бала дәвалана.

1979 елда Чаллы шәһәрендә 80 урынлы соматик (шул исәптән пульмонология) юнәлешендәге «Айболит» балалар санаторие ачыла. Санаторийда аллергия һәм ревматизм авыруларын һәм бу авырулар китереп чыгарган башка авыруларны дәвалау эше алып барыла. Ел саен 600 бала сәламәтлеген ныгыта.

1982 елда Яшел Үзән шәһәренең урманлы өлешендә 2 дән 15 яшькәчә балалар өчен соматик авыруларны дәвалау буенча 100 урынлы төп санаторий ачыла. Ел саен 700 бала дәвалана һәм бер үк вакытта мәктәптә укый.

1984 елда Түбән Кама шәһәрендә 3 тән – 10 яшькәчә балалар өчен 100 урынлы терапия профилендәге санаторий ачыла. Ел саен 900 гә кадәр бала сәламәтлеген ныгыта. 1988 дә Казанда соматик профильдәге 75 урынлы 4 нче балалар санаторие оештырыла, анда 3 тән 7 яшькәчә балалар дәвалана, санаторий шәһәрнең урман-парклы өлешендә урнашкан. 2 бүлеге: нефрология һәм пульмонология бүлекләре эшли. Ел саен 600 дән артык бала дәвалана.

1996 елда 3 тән 10 яшькәчә балалар өчен соматик профильдә эшләүче 75 урынлы Чистай балалар санаторие ачыла. Санаторийның өч бүлеге бар; балалар соматик авырулардан профилактик дәвалау: йоткылык өсте санациясен көйләү гимнастикасы, физиотерапия, энтеросорбция, массаж, йөзү күнегүләре, сөяк-мускул системасын төзәтү, күрүне яхшырту курсларын үтәләр. Санаторийда психоэмоциональ халәтне нормальләштерү кабинеты, дәвалау күнегүләре залы, бассейн, сауна һәм башкалар бар. Ел саен 750 бала дәвалана.

2003 елга Татарстан Республикасында 1155 урынга исәпләнгән 11 балалар санаторие (2 республика, 6 шәһәр, 3 район күләмендәге) эшли, елына 8 меңгә кадәр бала дәвалана.                      

Автор – Л.А.Никольская