Биографиясе

1879 елның 2 июне, Тула губернасы, Крапивна шәһәре (Крапивна Церковь) — 1949 елның 19 октябре, Мәскәү.

Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1903), шунда ук профессор В.П.Сербский җитәкчелегендәге психиатрия клиникасында калдырыла.

1907–1914 елларда Харьков земство психиатрия хастаханәсендә. 1914–1924 елларда Мәскәү Канатчиков дачасы психиатрия хастаханәсендә.

1924–1932 елларда Казан университетында: психиатрия кафедрасы профессоры, бер үк вакытта Казан округ психиатрия дәваханәсе директоры, 1928 елдан медицина факультеты деканы.

1929–1931 елларда Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте рәисе, «Казанский медицинский журнал» мөхәррире (1929–1931).

1932 елдан Бөтенукраина психоневрология академиясе Клиник институты директоры, 1937 елдан Украина психоневрология институты директоры, соңрак — директор урынбасары, 2 нче Харьков медицина институты директоры урынбасары.

1945 елдан 3 нче Мәскәү медицина институтының психиатрия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре психик авырулар генетикасына карый.

Хезмәтләре     

Евгеника. К., 1925; 

Психопатические конституции. К.,1926.

Әдәбият      

Галачьян А.Г. Т.И.Юдин как основоположник русской и советской клинической генетики // Невропатология и психиатрия. 1965. Вып. 12.