Биографиясе

1913 елның 21 феврале, Винница губернасы Гайсин шәһәре – 1994 елның 8 июне, Казан.

1939 елда Одесса медицина институтын тәмамлый.

1941–1945 елларда Армиядә күз авырулары хирурглары төркеме башлыгы.

1945–1951 елларда В.П.Филатов исемендәге Күз авырулары институтында эшли (Одесса шәһәре).

1959–1962 елларда – Трахоматоз институтында (Уфа шәһәре).

1962–1969 елларда Одесса-Кишинёв тимер юлы күз авырулары табибе.

1967–1986 елларда – Казан ГИДУВында офтальмология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Вургафт глаукомага диагноз кую һәм дәвалау проблемасын өйрәнә, сәламәт күздән яшь акканда һәм глаукома вакытында яшь бүлеп чыгару бизләрен компрессорлы-тонометрик тикшерүгә нигез сала (1966). Глаукомага һәм кылый күзгә микрохирургик операция ясау ысулын эшли һәм гамәлгә кертә (1970–1971). Аның тарафыннан «Вургафт сынау ысулы» (1950) эшләнә, аппланацион фотоэлектромонограф (автордаш, 1959) тәкъдим ителә.

ТАССР офтальмологлары фәнни җәмгыяте рәисе (1973–1986).

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

«Вургафта проба» // Офтальмология. 1950. № 2.

Актуальные и спорные вопросы диагностики и лечения глаукомы. Ленинград, 1986.

Әдәбият

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина (1920–1990). Казань, 1990.

Вургафт Моисей Бенционович: Некролог // Офтальмологический журнал. 1995.№ 1.