Биографиясе

1918 елның 10 ноябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Яңасала авылы – ?

1937 елда Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен, 1947 елда Казан медицина институтын тәмамлый.

1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

1951–1993 елларда Казан медицина институтында, 1966–1984 елларда гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы мөдире, 1984–1991 елларда профессор, консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, шәһәр һәм авыл халкының сәламәтлеге торышы һәм физик яктан үсешенә; демографик процесс һәм балалар үлеменең көнкүреш гигиенасы факторларына, гипертония авыруының көнкүреш гигиенасы аспектларына багышлана.

Хезмәтләре балаларга травматологик ярдәм оештыру, транспортта һәм урамда имгәнүләргә, производство гигиенасына, бил остеохондрозы белән интегүчеләрне диспансерлауны камилләштерүгә карый.

Халыкның аерым яшьтәге төркемнәренең сәламәтлеген билгеләү, уңайсыз көнкүреш гигиенасы факторларын аныклау һәм бетерү буенча методик кулланмалар төзи.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Состояние здоровья населения Республики Татарстан и вопросы его охраны в 1994 году. Казань, 1995 (автордаш).

Әдәбият

Казанские профессора-гигиенисты: Биографический словарь. Казань, 1995.

Автор – В.Р.Матросова