Биографиясе

1939 елның 13 октябре, Казан — 2022 елның 13 сентябре, Казан.

1961 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1968 ел), шунда ук эшли, 1971 елдан физик тәрбия һәм дәвалау физкультурасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре студентларның хәрәкәт активлыгын һәм физик хезмәткә сәләтлелеген, сәламәтлекне ныгыту өчен йөгерү һәм җәяү йөрү белән шөгыльләнүчеләрнең физик халәтен; Казан медицина университеты студентлары мисалында авырып китү очраклары һәм физик хәрәкәт җитешмәү арасындагы бәйлелекне өйрәнүгә карый.

Спорт гимнастикасы буенча СССРның спорт остасы (1960 ел).

Хезмәтләре

Использование средств восстановления и повышения физической работоспособности после физических нагрузок. Казань, 1989 (автордаш).

Основы теоретического и практического курсов физической культуры. Казань, 1995.

Физическая культура. Казань, 2000.