- РУС
- ТАТ
Акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы (1975), профессор (1978), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1991), Татарстанның атказанган табибе (1994)
1930 елның 3 октябре, Казан шәһәре – 2002 елның 10 марты, шунда ук.
Профессор П.В.Маненков шәкерте. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1955), 3 нче Республика клиник хастаханәсендә эшли.
1959 елдан Казан медицина университетының 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында, 1984–1995 елларда 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре йөклелек вакытындагы катлаулы иммуноконфликтка, иммунологиягә, катлаулы йөклелек очрагындагы микроциркуляциягә, яңа туган балаларда гемолитик авыруны өйрәнүгә карый. Республика иммуноконфликтлы йөклелек үзәген оештыручы һәм җитәкчесе (1969–2002). Республика акушер-гинекологлар фәнни җәмгыяте рәисе (1977–2002). Халыкара репродукция иммунологиясе ассоциациясе әгъзасы (АКШ, 1984).
«Резус- һәм АВО-конфликтлы йөклелек» («Резус- и АВО-конфликтная беременность») хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелә (1998).
Медаль белән бүләкләнә.
Гемолитические заболевания перинатального периода. Казань, 1977 (автордаш).
Родовые травмы и повреждения новорождённых. Воронеж, 1982 (автордаш).
Вопросы перинатологии. Казань, 1991 (автордаш).
Профессор Бахрам Газизович Садыков // Казан. мед. журн. 1990.
№ 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.