Биографиясе

1895 елның 25 марты, Могилёв губернасы Чаусы шәһәре – 1979 елның 20 декабре, Казан шәһәре.

Профессор В.Л.Боголюбов шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1920 ел), Казан ГИДУВында, 1935–1972 елларда хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире.

1926 елдан ТАССР Туберкулез диспансеры консультанты, Казанда үпкә туберкулезын хирургия ысуллары белән дәвалауга нигез салучы.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан һәм Удмурт АССР эвакогоспитальләрендә баш хирург.

ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы (1945–1960 еллар).

Хезмәтләре яман шешләргә диагноз кую һәм аларны дәвалауга карый. Казан онкологлар мәктәбенә нигез салучыларның берсе, торакаль хирургия, урология, проктология, эндоскопия хезмәтләрен оештыручы.

Хезмәтләре

Гнойный плеврит и его лечение. Казань, 1935.

Огнестрельное ранение груди. Казань, 1944.

Неотложная хирургия живота. Казань, 1947.

Забрюшинные опухоли. Казань, 1965.

Әдәбият

Профессор Юрий Александрович Ратнер // Казан. мед. журн. 1970. № 3.