Биографиясе

1903 елның 18 марты, Казан – 1971 елның 15 июне, Мәскәү.

Табиб, медицина фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Василий Николаевич Паринның улы.

2 нче Казан гимназиясен тәмамлаганнан соң, 1920 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә, бер елдан соң, гаиләсе күченү сәбәпле, Пермь университетының медицина факультетына күчә (1925 елда тәмамлый).

1927–1932 елларда Пермь университетында укыта.

1932–1941 елларда физиология кафедрасы мөдире, Свердловск медицина институты директоры; 1941–1943 елларда 1 нче Мәскәү медицина институты профессоры, директоры; 1942–1945 елларда СССР сәламәтлек саклау наркомы урынбасары.

Медицина фәннәре академиясенә нигез салучыларның берсе (1944), аның академик-сәркәтибе (1944–1947 һәм 1957–1960) һәм вице-президенты (1963–1966).

1947 елда шпионажда ялган гаепләү буенча кулга алына, ун елга төзәтү-хезмәт лагерьларына хөкем ителә. 1953 елда азат ителә, 1955 елда тулысынча аклана.

1954–1956 елларда СССР Медицина фәннәре академиясенең терапия институты лабораториясе мөдире; 1956–1960 елларда Үзәк табибларның белемнәрен камилләштерү институты профессоры.

1960–1965 елларда – СССР Медицина фәннәре академиясенең Нормаль һәм патологик физиология институты, 1965–1968 елларда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина-биология проблемалары институты директоры.

1969–1971 елларда СССР Фәннәр академиясенең Кеше һәм хайваннар организмы функцияләре белән идарә итү проблемалары лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

250 дән артык фәнни хезмәт, 200 дән артык фәнни-популяр мәкалә авторы. Өч томлык «Космик биология һәм медицина нигезләре» («Основы космической биологии и медицины») фундаменталь хезмәтен булдыруда катнаша.

Хезмәтләре клиник физиология һәм экстремаль халәтләр физиологиясе өлкәсенә, шул исәптән беренче космонавтларның космик очышларына карый.

Советлар Союзында медицина-биология фәннәрен методологик һәм техник яктан яңадан коралландыруга зур өлеш кертә. Радиоэлектроника казанышларына таянып, медицина приборлары төзүне үстерә. Физиологик һәм патологик процессларны математик модельләштерүне гамәлгә кертә.

Аның барлык фәнни тикшеренүләренең төп үзенчәлеге биология һәм медицинаның проблемаларын өйрәнүдә кешене комплекслы тикшерүдән тора.

Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы (1964).

Халыкара медицина электроникасы һәм биологик техника федерациясе вице-президенты.

Берничә физиология һәм медицина журналларының баш мөхәррире.

Бүләкләре

Ленин ордены (1963), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1943; 1961; 1961), ВДНХ алтын медале (1967), медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Күренекле галим истәлегенә 1981 елдан СССР Фәннәр академиясе бүләге булдырыла, 1983 елда Мәскәү һәм Екатеринбургта мемориаль такталар куела, 1972 елда Казан урамына исеме бирелә.

2002 елда Россия Фәннәр Академиясенең Медицина-биология проблемалары институтында академик В.В.Паринның мемориаль музей-кабинеты ачыла.

Хезмәтләре

Роль лёгочных сосудов в рефлекторной регуляции кровообращения. М., 1946;

Очерки клинической физиологии кровообращения. М., 1960;

Некоторые итоги и перспективы исследований в области космической биологии // Известия АН ССС. Серия биология. 1960. №1;

Космическая медицина. М., 1964 (соавт.);

Космическая кардиология. М., 1967 (соавт.); О вероятном… О невероятном. М., 1973;

Избранные труды. М., 1974. Т.1-2.

Әдәбият

Косицкий Г.И., Марковская Г.И. В.В.Парин. М., 1986;

Григорьев А.И., Григорьян Н.А. От глубин микромира до космических высот (К столетию со дня рождения академика В.В.Парина) // Вестник РАН. 2003. №3;

Орлов А.И., Куссмауль А.Р., Белаковский М.С. «Наука дышит лишь одним воздухом – кислородом фактов». К 120-летию со дня рождения академика В.В.Парина // Вестник РАН. 2023. №3.