Биографиясе

1871 елның 12 ноябре, Санкт-Петербург — 1947 елның 22 мае, Ленинград.

В.М.Бехтерев һәм Э.Крепелин шәкерте.

Петербург хәрби медицина академиясен тәмамлаганнан соң (1895), шунда ук, В.М.Бехтерев клиникасында калдырыла.

1898 елда Көнбатыш Европа клиникаларында командировкада була.

1901 елдан Казан университетының психиатрия клиникасында приват-доцент (бүленеп: 1906–1914 елларда психиатрия кафедрасы профессоры).

1915 елдан Петербург хәрби медицина академиясенең психиатрия кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1928 елдан, В.М.Бехтерев исемендәге Баш миен өйрәнү институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре клиник психиатриягә, неврология, психозлар патофизиологиясе, психология, үзәк нерв системасы морфологиясе һәм физиологиясенә карый. Осиповның «Фотографик кычкырып уку» («Фотографическое чтение вслух», «Неврологический вестник» журналы, 1908) хезмәтендә соңрак фотографик кычкырып уку дип атала башлаган, охшатып хәрәкәтләнү өлкәсенә кертелгән симптом беренче тапкыр тасвирлана.

Петербург психиатрлар һәм невропатологлар җәмгыяте әгъзасы (1896 елдан), рәисе (1918 елдан).

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кататония Kahlbaum’a. К., 1907;

Курс лечения о душевных болезнях. П., 1917; Руководство по психиатрии. М.–Л., 1931.

Әдәбият

Полякова М.Я. Жизнь и деятельность В.П.Осипова // Из истории отечественной психиатрии. Л., 1967.