Биографиясе

1874 елның 24 гыйнвары, Вильно шәһәре — 1966 елның 2 декабре, Варшава.

Петербург хәрби медицина академиясен тәмамлаганнан соң (1896), шунда ук, профессор Ф.И.Пастернацкий карамагында калдырыла.

1906 елдан табиб диагностикасы кафедрасы профессоры һәм мөдире, 1912 елдан Казан университетының госпиталь терапиясе кафедрасы профессоры һәм мөдире.

1918 елдан Краков университеты (Польша) профессоры.

Хезмәтләре эчәкләрне, бавыр, ашказаны асты бизен, бөерләрне физик һәм лаборатор юллар белән тикшерүгә, диагноз кую ысулларын камилләштерүгә карый.

Хезмәтләре

Клиническая врачебная диагностика внутренних болезней. К., 1916.

Әдәбият  

Вайнштейн С.Г. В.Ф.Орловский в Казани // Arch. Med. Wewn. 1974. № 52.