Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның гыйнварыннан 8 апреленә кадәр Петроградта татар телендә нәшер ителә, барысы 8 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — К.Сәгыйд.

«Берләшүдә — көч!» лозунгы белән басыла.

Юнәлеше

Газетада дөньядагы һәм илдәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, Беренче бөтендөнья сугышы фронтларындагы хәлләр яктыртыла.

Петроград һәм аннан читтәге татарлар тормышына, милли үзбилгеләнүнең актуаль мәсьәләләренә, татарларның бергә туплануына (Бологое шәһәре үрнәгендә татарлар тупланып яшәгән районнарда милли-мәдәни мохтарият идеяләрен тарату турында сөйләнә) зур игътибар бирелә.

Татарларның иҗтимагый-мәдәни тормышы, аерым алганда, яшьләр клубы оешмасы, хатын-кызларның җәмгыяте «Таң җәмгыяте» һәм башкалар белән таныштыра.

Милли матбугат битләрендәге мөһим бәхәсләр (мәсәлән, диннең дәүләттән аерылу мәсьәләләре буенча «Корылтай» газетасының «Чулпан» газетасы белән килешмәве), мәдәният өлкәсендәге вакыйгалар, аеруча Петроградта татар һәвәскәр театры спектакльләре турында даими мәгълүмат бирә.

1918 елгы апрель саннарының берсе Г.Тукайның вафатына багышлана.

Редакция большевиклар сәясәтенә каршы ачыктан-ачык чыгыш ясый; газета «советларга каршы пропаганда» өчен ябыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев