Биографиясе

1937 елның 23 мае, Казан — 2001 ел, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1961), Чаллы районы «Татарстан» совхозы участок хастаханәсенең баш табибе.

1965–1979 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында.

1970–2001 елларда Казан ГИДУВында, анестезиология һәм реаниматология кафедрасы мөдире (1986 елдан).

Хезмәтләре анестезия вакытындагы патологияләр, интенсив терапия һәм реанимация мәсьәләләренә, хирургик дәвалау процессында организмның функциональ халәте үзгәрүне өйрәнүгә, перитонитка диагноз кую, хроник авыруларның ашказаны-эчәк тракты гемодинамикасын ачыклауга карый.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Гемодинамика в сосудах желудка и кишечника у больных при обезболивании, перитоните, травме и кровопотере // Казан. медицина журн. 1986. № 5;

Сравнительная характеристика интенстенальной гемодинамики и кардиодинамики во время различных видов общей анестезии // Анестезия и реаниматология. 1987. № 5;

Кровяное давление во внутристеночных сосудах желудка и кишки и кардиодинамика у больных инфарктом кишечника // Казан. медицина журн. 1988. № 1.