Биографиясе

1925 елның 18 гыйнварында Кыргызстан ССР, хәзер Кыргыз Республикасының Каракүл шәһәрендә туа.

Казан медицина институтын тәмамлый (1947).

1948–1965 елларда Кыргыз медицина институтында эшли. 1965 елдан Украина гигиена, пестицидлар, полимерлар һәм пластик массалар токсикологиясе фәнни-тикшеренү институтында.

Хезмәтләре өлкәннәр һәм балалар организмында химик матдәләр, полимерлар һәм пластик массалар тәэсирендә барлыкка килгән агулану-аллергия авыруларына диагноз кую, аларны дәвалау һәм булдырмауга карый.

10 рационализаторлык тәкъдиме бар.

Хезмәтләре       

Клиника, патогенез, диагностика, лечение и профилактика поражений нервной системы при хронической интоксикации пестицидами в условиях химизации сельского хозяйства. Киев, 1982;

Влияние комплекса приоритетных техногенных загрязнений окружающей среды на здоровье детей г. Киева. Киев, 1994.