Биографиясе

1895 елның 14 гыйнвары, Пенза губернасы, Краснослободский өязе Акчеево авылы — 1977 елның 24 сентябре, Казан.

Профессор В.С.Груздев шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1926), шунда эшкә калдырыла, 1927 елдан акушерлык-гинекология клиникасында. 1930 елдан Казан медицина институтында, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1954–1968), профессор-киңәшче.

Хезмәтләре гинекологиягә, эндокринология һәм генетикага, яралгыны антенаталь саклау, йөклелекнең соңгы чоры токсикозы, гениталийдагы яман шеш радиотерапиясенә карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К изучению этиологии и патогенеза дегтярного рака // Тр. Казан медицина института. 1935. № 1/2 (автордаш);

Радиотерапия рака женской половой сферы в гематологическом освещении. К., 1952;

Проблема радиотерапии рака шейки матки в гематологическом освещении (сообщение 1): Гематологическая характеристика больных раком шейки матки // Казан. медицина журн. 1960. № 2;

Гематологическая характеристика действия радиолучей в эксперименте // Казан. медицина журн. 1966. № 1.

Әдәбият          

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.