Биографиясе

1928 елның 22 марты, Казан — 2003 елның 4 июне, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук, гомуми гигиена кафедрасында эшли, курс мөдире (1965 елдан), балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы кафедрасы мөдире (1985 елдан).

Хезмәтләре республикада әйләнә-тирә мохитнең балалар сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнүгә карый. Хәкимова тарафыннан әйләнә-тирәнең авыр металлар белән зарарлануының төбәк аспектлары өйрәнелә, профилактика чаралары тәкъдим ителә.

ТР мисалында азык-төлек составындагы микроэлементларны өйрәнү нәтиҗәләре РМФАнең Туклану гигиенасы институты тарафыннан бастырып чыгарылган азык продуктларының химик составы таблицаларында чагылыш таба (1979, 1992).

Хезмәтләре

Микроэлементозы человека. К., 1989; 

Геохимическая экология как основа профилактики эндемических болезней населения. К., 1990; 

Региональные аспекты загрязнения среды тяжёлыми металлами и здоровье населения // Казан. мед журн. 1994. № 1 (автордаш).