- РУС
- ТАТ
(Һилаловлар), мәдәният эшлеклеләре гаиләсе
Һилалов Исмәгыйль Гобәйдулла улы, музыкант-башкаручы, мандолиначы.
Исхак Гобәйдулла улы (1899 елның 4 ноября, Троицк шәһәре – 1966 елның 24 октябре, Казан), драма актёры, режиссёр, педагог. Троицк рус гимназиясен тәмамлый. 1919 елда Троицк татар театрында сәхнә эшчәнлеген башлый. 1922–1926 елларда Уфа татар-башкорт театрында актёр, 1927–1931 елларда Ташкент үзбәк театрында режиссёр, 1931–1933 елларда Уральск татар-башкорт эшче театрында сәнгать җитәкчесе, 1933–1935 елларда Татар академия театрында, 1935–1942 елларда Үзбәкстан академия драма театрында актёр һәм режиссёр, 1942–1948 елларда Хорезм өлкә музыкаль-драма театрында сәнгать җитәкчесе, 1948 елдан Ташкент театр институтында актёрлык осталыгы укытучысы. Куелган аеруча киң танылган спектакльләре: К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Ил», А.Нәвоиның «Фәрхәд һәм Ширин», «Таһир-Зөһрә», «Ләйлә вә Мәҗнүн», К.Яшенның «Басып алучыларга үлем», М.Горькийның «Егор Булычов һәм башкалар», У.Шекспирның «Гамлет», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрләре.
Һаҗәр Йосыф кызы (1902 елның 7 марты, Троицк шәһәре – 1980 елның 14 апреле, Казан), драма актрисасы. Исхак хатыны. Троицк рус гимназиясен тәмамлый. Сәхнә эшчәнлеге 1919 елда Троицк татар театрында башлана. 1922–1926 елларда Уфа татар-башкорт театры, 1926–1928 елларда Ташкент үзбәк театры, 1928–1930 елларда Әстерхан татар театры, 1931–1933 елларда Уральск татар-башкорт эшче театры, 1933–1935 елларда Татар академия театры, 1935–1942 елларда Х.Хәмзә исемендәге үзбәк академия драма театры, 1942–1946 елларда Хорезм өлкә музыкаль-драма театры актрисасы. Актриса сәхнәдә искиткеч сөйкемле, драматик темпераментка, яхшы җырчы тавышына ия була. Төп рольләре: Офелия («Гамлет», У.Шекспир), Амалия («Юлбасарлар», Ф.Шиллер), Адельма («Принцесса Турандот», К.Гоцци), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гөлйөзем («Наёмщик», Т.Гыйззәт), Сара («Мирза Хөсәен», Ф.Борнаш), Гөлбаһар («Бай һәм батрак», Х.Хәмзә), Варвара («Яшенле яңгыр», А.Островский), Шурка («Егор Булычов һәм башкалар», М.Горький), Ильтани («Загмук», А.Глебов), Панова («Любовь Яровая», К.Тренёв) һ.б. Һилалов
Рәмзи Ибраһим улы, язучы. Исмәгыйль һәм Исхак Иляловларның туганнан туган энеләре.
Ильтани Исхак кызы (1932 елның 8 февралендә Свердловск шәһәрендә туа), театр белгече, сәнгать фәннәре кандидаты (1965), ТАССРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе (1983, 2000). Исхак һәм Һаҗәр Иляловларның кызы. Ташкент театр институтын тәмамлый (1955). 1963–1964 елларда, 1968–1989 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институты фәнни хезмәткәре, 1964–1967 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы. Күпләгән китаплар, мәкаләләр, театр тарихына һәм хәзерге проблемаларына караган язмалар, шул исәптән «Нәби Рәхимов» (Таш., 1962), «Хәзерге татар театрында актёрлык осталыгы» (1978), «Халык артистлары» (1980, автордаш), «Татар театрының милләтара элемтәләре» (1985), «Камал исемендәге театр» (1986), «Рус театры Казанда» (1991, автордаш), «Марсель Сәлимҗанов» (1993), «Шәүкәт Биктимеров» (1993), «Г.Камал театры артистлары: биографик белешмәлек» (1996, 2005) хезмәтләре авторы. И.Илялованың тикшеренүләре архив материалларына, режиссёрлар һәм актёрларның иҗади эшчәнлегенә хәзерге театр сәнгате контекстында анализ ясауга нигезләнә. Мәкаләләре, рецензияләре, иҗат портретлары «Театр», «Театральная жизнь», «Татарстан», «Идел» журналларында, үзәк һәм республика газеталарында басыла. 1990 елдан Казан театр училищесендә, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлек алып бара.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.