- РУС
- ТАТ
хирург, уролог, медицина фәннәре докторы (1991 ел), профессор (1991 ел), Чуаш Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995 ел), РФ атказанган табибы (2002 ел)
1930 елның 29 октябре, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы – 2019 елның 20 феврале.
Н.П.Медведев шәкерте.
Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен (1951 ел) һәм Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1957 ел), Татарстан һәм Чуаш Республикасы медицина учреждениеләрендә эшли.
1976 елдан Чуаш медицина университетында, 1991 елдан факультет хирургиясе курслары мөдире.
Хезмәтләре балалар урологиясенә карый.
Аның тарафыннан бөер тамырлары аномалияләренә, шул исәптән тумыштан булганнарына диагноз кую һәм дәвалауның яңа ысуллары, авыруларны амбулаториядә хирургик дәвалау алымнары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
1968–1973 елларда Лениногорск шәһәр советы депутаты.
Медальләр белән бүләкләнә.
Активное выявление, лечение и диспансеризация детей с аномалиями мочеполовых органов. Чебоксары, 1992 (автордаш);
Амбулаторная урология. Чебоксары, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.