- РУС
- ТАТ
хирург, медицина фәннәре докторы (1968 ел), профессор (1968 ел), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976 ел), РФнең атказанган табибы (2002 ел)
1928 елның 16 сентябре, Оренбург шәһәре – 2014 елның 22 августы, Өфә шәһәре.
Оренбург медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952 ел), Казакъстан ССРның Актүбә өлкәсе медицина учреждениеләрендә эшли.
1958 елдан Башкорт медицина институтында, 1968 елдан балалар хирургиясе, 1970 елдан гомуми хирургия, 1979 елдан факультет хирургиясе, 1985 елдан хирургия авырулары, 1988–1993 елларда урология һәм эндокринология курслары белән хирургия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре бавыр, үт юллары, ашказаны асты бизе хирургиясенә, төрле урыннардагы ялкынсынулы авыруларны дәвалау һәм аларга диагноз куюга карый.
М.Ә.Галиев үт ташлары ясалу сәбәпләрен, үт ташлары барлыкка килүдә микроэлементлар (марганец, тимер, никель һ.б.) җитмәү ролен өйрәнә.
М.Ә.Галиев гемотогенлы остеомиелитка радиоизотоп диагноз куюны, панкреат эчәк анастомозы техникасының яңа ысулын гамәлгә кертә (1959 ел), эренле-ялкынсынулы авыруларны дәвалауда лазер хирургиясен куллануны тәкъдим итә (1998 ел).
М.Ә.Галиев Башкортстанда беренчеләрдән булып үт юллары хирургиясе мәсьәләләрен тикшерүче, Г.Г.Куватов исемендәге клиник хастаханә каршында (БР) Республика үт юллары һәм бавыр хирургиясе үзәген оештыручы.
Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
Оперативное лечение рака поджелудочной железы. М., 1959;
Желчно-каменная болезнь. Уфа, 1975;
Остеомиелит. Уфа, 1978.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.